29 ноябрьдә Төмәндә себер татарлары көне үткәрелә.
Чараны Төмән шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәрә.
Программада «Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте» исемле экскурсия, «Тел- халыкның җаны» әдәби кунакханә һәм «Себерем минем» дип аталган концерт.
Шулай ук әлеге көн чаралары арасында «Себер татарлары ашлары» исемле конкурс-күргәзмә үткәрелә. Бәйге Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә үтәчәк, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы сайты.