tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы старт алды
Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы старт алды

Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы старт алды

Ике көнлек интеллектуаль көрәштә Төмән өлкәсенең ун муниципаль берәмлегеннән мәктәп укучылары катнашты.

“Олимпиадада катнашучыларның саны даими рәвештә артуы сөендерә: узган ел алар 45 булса, бүген Төмән өлкәсенең 10 муниципаль берәмлегеннән 66 укучы катнашты. Биредә Казар мәктәбе дә, Тубылның 15 нче мәктәбе дә, шулай ук Төмән, Тубыл, Вагай, Ярковский, Ялутор, Түбән Тавда, Аромаш районнары да бар”, – диде татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина.

Тантаналы чарада Төмән өлкә Думасы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Артюхов катнашты. Ул укытучыларга хезмәтләре, белемнәрен үсеп килүче буынга тапшырырга омтылулары өчен рәхмәтен белдерде.

Депутат шулай ук Казар авылының 52нче номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамовага, Муллаша урта мәктәбе укытучысы Азалия Габдрахимовага һәм Тубыл районының Лайтамак мәктәбе педагогы Роза Ишкуловага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*