tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә XIII федераль Сабан туе узды
Төмәндә XIII федераль Сабан туе узды

Төмәндә XIII федераль Сабан туе узды

3 август көнне Төмән шәһәренең иң зур мәйданы булып саналган «Геолог» стадионында федераль Сабантуе узды. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә XIII федераль Сабан туен ачтылар.

“Сабан туе Россиянең күп кенә төбәкләрен берләштерә. Бу безнең илнең бердәмлеге турында сөйли”, – диде бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, Владимир Якушев һәм барысына да күтәренке кәеф теләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, Сабан туе татарлар өчен – иң яраткан бәйрәм. “Без аны башка халыклар һәм милләтләр вәкилләре белән бергә билгеләп үтәбез. Быел Сабан туе Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә үтте”, – диде ТР Президенты.

Татарстан башлыгы хөрмәт йөзеннән һәм бүгенге бәйрәм турында истәлеккә Төмән өлкәсе губернаторына бүләк – татарларның милли киемен – түбәтәй һәм чапан бүләк итте.

Тантаналы сүзләрдән соң, XIII федераль Сабан туе әләме күтәрелде. Аны күтәрү хокукы танылган төмәнлеләргә – Бөек Ватан сугышында катнашкан Ватан сугышы икенче дәрәҗә ордены кавалеры Каммулла Шәмсетдиновка, халыкара класс спорт мастеры, Европа чемпионы, кыяга менү буенча Дөнья кубогы иясе Сергей Абдрахмановка һәм дзюдо, самбо буенча Россия беренчелеге җиңүчесе һәм призеры Айгөл Таштимеровага бирелде, дип хәбәр итә “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы.

Үзәк мәйданчыкның трибуналары артында югарыда авыл йорты стилендә Түбән Кама шәһәре кунаклары мәйданы урнашты. Агач йорт, бурадан ясалган кое, мунча, яңа чабып алынган печән – барлык күрсәтелгән нәрсә авыл көнкүрешен, үзенчәлеген тудыра.

Монда барлык кунаклар бәйрәм концертында, милли уеннарда катнаша, спорт ярышларында көрәшә алды, барлык теләк белдерүчеләрне милли аш-сулар белән сыйладылар. Шулай ук кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Һәр Сабан туеның традицион бәйгесе саналган милли көрәш буенча ярышта барлыгы 75 кеше катнашты.  Бәйгенең абсолют батыр булып Татарстанның Теләче районыннан килгән Раил Нургалиев калды. Ул өенә яңа Volkswagen Polo автомобилендә кайтып китте.

Татарстанның кунаклар мәйданында Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Якушев та булды. Төмән өлкәсе губернаторы чүлмәк ватып карады. Алар Татарстан йортында булганнан соң, журналистлар алдында тәэсирләре белән уртаклаштылар.

“Оештыручылар бәйрәм матур булсын өчен, барын да эшләделәр. Бик матур стадион, яхшы күңелле кешеләр бик күп, – диде ТР Президенты. – Без моның өчен, өлкә хакимиятенә, шәһәр мэриясенә, әлеге бәйрәмне оештыруда катнашан Түбән Кама районына рәхмәтлебез. Монда бүген илебезнең барлык төбәкләре дә күрсәтелгән диярлек, бу илебезнең үзенчәлеген күрсәтә торган искиткеч бәйрәм. Мин Сабан туе Төмәнгә яхшылык, дуслык һәм Төмән өлкәсенә уңышлар һәм үсеш алып килер, дип өметләнәм”, диде ул.

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев Татарстанга, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән өчен, тагын бер кат рәхмәт белдерде. Ул, Федераль Сабан туен Төмәндә уздырырга карар кабул иткән өчен, аерым рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнехановка әйтте.

“Безнең өчен бәйрәмнең әһәмияте тагын шунда: бүген өлкәдә татарлар – сан буенча икенче милләт, алар халкының якынча 8 процентын тәшкил итәләр. Бу бәйрәм безнең өчен якын, ул ел саен Төмән җирендә уздырыла, ләкин бу бүген федераль мәйданчык, монда татарлар яшәгән бик күп территорияләрдән вәкилләр килде”, дип белдерде.

Төмәнлеләр белән бергә Сабан туенда Россиянең 64 төбәгеннән килгән кунаклар – барлыгы 380 кеше бәйрәм итте. Төмәнлеләр һәм кунаклар алдында Казанның һәм Түбән Каманың артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Стадионда концерт белән бер үк вакытта спорт ярышлары һәм милли уеннар узды. Моннан тыш, стадионда сувенирлар киштәләре эшләде, анда барлык теләге булганнар бәйрәм турында истәлеккә бүләк ала алды.

Бәйрәм ахырында Төмән Томск өлкәсенә Федераль сабан туен уздыру буенча “эстафета”ны тапшырды. Илнең төп сабан туе символын – “Тулпар ат” статуэткасын Томск өлкәсе вәкиленә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырды. Ул билгеләгәнчә, Төмәндә Федераль Сабан туе бик яхшы узды. Томск өлкәсендә Сабан туен уздыру Томскның юбилее белән туры килә, аңа киләсе елда 410 ел тула.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*