tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндәге “Хикмәт” яңарган
Төмәндәге “Хикмәт” яңарган

Төмәндәге “Хикмәт” яңарган

Берникадәр вакыт тукталып торганнан соң, айлык дини-мәгърифәти “Хикмәт” газетасының быелгы 1-2 саннары дөнья күрде.

Газетаның баш редакторы – өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесеЗиннәт Садыйков, шеф редакторлары – идарәнең җитәкче урынбасарыИскәндәр Юсупов һәм “Яңа сулыш” белән “Себер йолдызлары” телетапшыруларын алып баручы буларак таныш Ләйсән Хөрмәтуллина.

“Хикмәт” бизәлеше, эчтәлеге ягыннан да яңарган. Яңа санда алар укучыларга тиздән 15 еллыгын бәйрәм итәчәк Төмән районының Явызбы мәчете тарихы, Яркәүдә мөселман яшьләре белән очрашу, Мельникайте урамында урнашкан мәчеттә 100 кешелек яңа зал ачылуы, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм Мәүлет бәйрәмнәре турында язмаларга, дөнья яңалыкларына урын бирелгән. “Балаларга күчтәнәч”, “Ашамлыклар”, “Тарих” сәхифәләрендә кызыклы, файдалы мәгълүмат алырга була.

– Газетаның төп максаты – өлкәдә ислам тормышындагы яңалыклар белән таныштырачакбыз, кешеләргә изге текстларны аңлатабыз, хыянәтсез һәм дөрес тормыш үрнәген күрсәтер өчен Мөхәммәд пәйгамбәр һәм башка изге юлда булучылар турында сөйлибез. Тагын да мөселман оешмаларындагы лаеклы шәхесләр белән әңгәмәләр, өлкәдән читтәге дини яңалыклар да газета битләрендә яктыртылыр. Һәм берникадәр дөньяви темага да урын бирелер. Балалар да читтә калмас. Мөселман аудиториясенең күпчелек өлеше үзе

өчен газетада кирәкле язмалар табар дип ышанам. Тиздән каршы алачак Җиңүнең 70 еллыгы, өлкә юбилее кебек барыбызга да кагылышлы бәйрәмнәр турында да язарбыз. Кыскасы, мөселманнарга Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен җиткерү, яңалыкларны биреп бару – төп эшебез. Болар барысы да бер санда булмаска да мөмкин. Мәсәлән, 6 сәхифә һәм шуларда гына тукталып калмаячакбыз, ә аларны төрләндерергә тырышабыз.

Газетада күп язмалар рус телендә булачак, чөнки безнең төп укучыларыбыз мөселманнар. Без мөселманнарны дөрес юлга юнәлдерергә тиеш. Ә татар телендә генә чыксак, безне башка милләтләр укый алмаячак.

3 ел буе газетаны саклап килгән, аны чыгаруда зур тырышлык, фидакарьлек күрсәткән “Хикмәт”нең беренче редакторы Бибинур Сабировага зур рәхмәтебезне белдерәбез, – дип сөйләде Зиннәт хәзрәт.

Ләйсән Хәмзә кызы аңа кушылып: “Газетада төп яңалыкларның берсе шул – өлкә дини идарәсе башкарган хезмәтләр турында гына түгел, ә барлык дини идарәләрдәге яңалыкларны да халыкка җиткерәчәкбез, – диде. – Бу санда әлегә яңа сәхифәләр юк, диярлек. Бераз үзгәрешләр генә керттек. “Пәйгамбәрләр тарихы”, Балаларга күчтәнәч”, “Ашамлыклар” сәхифәләрен камилләштердек. Тиздән хатын-кызлар өчен бер бит барлыкка киләчәк. Анда мода, исламда хатын-кызның роле һәм башкалар урнашыр. Төп мәгълүмат өлкә мәчетләре турында (тарих, бүгенге хәлләре һ.б.) булыр. Төньяктагы (ХМАО, ЯНАО) һәм башка шәһәрләрдәге мәчетләр белән дә элемтәгә керергә планлаштырабыз.

Әлегә “Хикмәт” түләүсез мәчетләрдә таратылачак».

“Хикмәт”редакциясенең яңа әгъзаларын беренче сан чыгу белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Динне халыкка тарату, кешеләрне дингә тарту, дини мәгърифәтле итүдә, дөрес дини тәрбия бирүдә аңа уңышлар телибез. Газета аңлаешлы, кызыклы, файдалы язмаларга бай булсын, укучылары сагынып көтеп алсыннар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*