tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары теркәлә башлады
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары теркәлә башлады

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары теркәлә башлады

Бүген, 20 мартта, шушы минутларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады. Биредә алар теркәлү үтеп, кунакханәләргә барып урнашачаклар. Төшке аштан соң делегатлар “Казан” милли мәдәният үзәгендә семинар-уку эшенә катнашачаклар.

Бу семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салым кануннары системасындагы үзгәрешләр, федераль һәм республика грантлары, программалар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында белгечләр тарафыннан мәгълүмат бирү каралган.

Кич белән делегатлар Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә үтәчәк “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының финал өлеше тамашачылары да булачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*