enrutat
Баш бит / Томск татарлары җитәкчесе татар телен өйрәнүне модага кертергә кирәк дип саный
Томск татарлары җитәкчесе татар телен өйрәнүне модага кертергә кирәк дип саный

Томск татарлары җитәкчесе татар телен өйрәнүне модага кертергә кирәк дип саный

Яшьләр арасында татар телен өйрәнүне модага кертергә кирәк. Бу фикерен Томск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Морат Хөснетдинов «Интертат» газетасына биргән интервью вакытында белдерде.

Ул Татар халкы үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр турында сорауга җавап бирде. «Киңәш бирергә кирәкми, монда эшләргә кирәк. Хәзер сәламәт яшәү рәвеше белән мавыгу бар. Бу модага керде. Менә безнең телебезгә, традицияләргә дә ниндидер мода булырга тиеш. Яшьләрне өйрәтергә иде, чөнки картаеп беткәч соң була», — диде Морат Хөснетдинов.

«Хәзер кызыма утыз яшь, ул әйтә: “Син мине татарча өйрәтмәдең”, ди. Мин әйтәм: «Мин сине өйрәтмәдем, әмма кызың, малаең бар бит, аларны өйрәтик. Милли бәйрәмнәр булганда аларга мәгънәләрен аңлатып тор», дип әйтәм», — диде ул.

Айдар Әхмәдиев

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*