enrutat
Баш бит / Томскида “Хәмитов укулары” уздырылды
Томскида “Хәмитов укулары” уздырылды

Томскида “Хәмитов укулары” уздырылды

Бу көннәрдә Томск шәһәрендә милләт тарихы өчен әһәмиятле вакыйга булды – биредә беренче тапкыр “Хәмитов укулары” дип аталган фәни-гамәли чара уздырылды. Бу чараны Томск өлкәсенең мәдәният буенча департаменты, шәһәрнең татар мәдәният үзәге һәм татар милли-мәдәни мөхтәрияте бергә уздырды. “Хәмитов укулары”н уздыруда Бөтендөнья татар конгрессы да үз өлешен кертте – чарага Татарстаннан тарих фәннәре кандидатлары, татар төбәкчеләренең республика оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов һәм идарә әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова да килделәр һәм төп чыгышларны алар ясады. Альберт Борһанов төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмияте, татар авылларын һәм бистәләрен саклап калу кирәклеге турында сөйләде, ә Фәүзия Бәйрәмова, танылган дин галиме, милли сәясәтче, мәгърифәтче Габдрәшит Ибраһимовның хезмәтләренә таянып, егерменче йөз башында Томскида татар тормышы, бертуган Хәмитовлар турында яңа мәгълүматлар җиткерде. Шунысын да әйтергә кирәк, бу тарихи чара моннан 115 ел элек Кәрим бай үзе салдырган йортта үтте, анда хәзер шәһәрнең татар мәдәният үзәге урнашкан. Һәм “Хәмитов укулары”ның төп сәбәпчесе, оештыручысы булып тарих фәннәре кандидаты, доцент, 94 яшьлек Лидия Васильевна Муравьева тора, ул гомерен шушы нәселне өйрәнүгә багышлаган.

Томск татарларына бертуган Хәмитовларның кемлекләрен аңлатып торырга кирәкми, менә бу хан сараедай затлы, йөз колонналы Кәрим бай йорты һәм алар салып калдырган Ак һәм Кызыл мәчетләр үзләре сөйләп тора. Нәсел башлары Пенза төбәгеннән булган Хәмзә һәм Кәрим Хәмитовлар үзләре Томск губернасының Серебряково авылында туып-үсәләр, бер-бер артлы Бохарада дини белем алып, Томск каласына кайтып урнашалар. Узган гасыр башында бу бертуган Хәмитовлар, берсе – дини яктан, икенчесе матди яктан бөтен губерняны үз кулларында тоталар. Хәмзә хәзрәт Кызыл мәчетнең имамы һәм Томск губернасының ахуны була, энесе Кәрим бай исә калада мәчет-мәдрәсәләр, әкияти йортлар салдыра, ислам хәйриячелек оешмасын төзи һәм җитәкли, атлар үрчетеп һәм сатып, Себернең иң бай сәүдәгәренә әйләнә. Әлбәттә, революциядән соң бу байлыклар барысы да тартып алына, мәчетләр аракы заводына әйләнә, 1919 елда 56 яшьлек Кәрим бай инсульттан үлә, аның ишле гаиләсен урамга куып чыгаралар, Хәмзә хәзрәт исә утызынчы елларда Ак мәчет подвалында җан бирә…

Узган гасырның 90-нчы еллары башында Томск татарлары Кәрим бай йортын яңадан милләткә кайтару артыннан йөри башлыйлар. Инде бу тарихи йорт сатуга куелырга торганда, Кәрим байның Ташкентта яшәүче кызлары Хәдичә, Мөнирә, Нурия һәм аларның балалары, Хәмзә хәзрәтнең кызы Нәфисә Хәмитова хат язып, өлкә губернаторына мөрәҗәгать итәләр, йортны милләткә кайтарып бирүне сорыйлар.

«… Полагая, что имела место неоправданная экспроприация имущества нашего отца и деда, мы, его близкие родственники, наделенные по закону правом наследования, просим восстановить справедливость — возвратить нам изъятый комплекс домов Хамитова К.А. Он, этот комплекс, необходим нам для того, чтобы передать его общественной организации татарской общины города Томска для цели просвещения и культурного возрождения. Нами будут выделены из числа потомков Карим бая два-три человека в качестве смотрителей архитектурного ансамбля и экскурсоводов», диелгән ул хатта.

Һәм Аллаһның рәхмәте белән, 1996 елдан Кәрим бай йорты Томск татарларына, татар мәдәният үзәгенә тапшырыла. Кабул итеп алганда ул инде шактый ташландык хәлдә була, төрле оешмалар чыгып киткәч, берара хуҗасыз да тора, татар мәдәният үзәгенә бу бинаны өр-яңадан торгызырга, капиталь ремонт ясарга туры килә. Хәзер ул Татар бистәсенең генә түгел, бөтен Томскиның визит карточкасы, йөзек кашы булып тора, аннан туристлар өзелми, Кәрим бай йортын карарга хәтта чит илләрдән дә киләләр.

Бу чарага Хәмитовларның нәсел дәвамчылары да килгән иде, алар хәзер Себердә, Үзбәкстанда, Мәскәү, Уфа, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә дә яши икән. Пленар утырыштагы төп докладлардан һәм котлаулардан соң, бу нәсел турында документаль фильм күрсәтелде, аннары “Хәмитов укулары” ике зур секциягә бүленеп эшләде, аларда илледән артык кеше чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында өлкәнең дәүләт архивы һәм музей җитәкчеләре дә, исемле фән докторлары, галим-профессорлар да, авыллардан килгән төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә бар иде. Чыгышларның күпчелеге Томск татарлары тарихына һәм бүгенгесенә, Хәмитовларның нәсел тарихына һәм хәйриячелек эшчәнлегенә багышланган иде. Чыгыш ясаучыларның һәм залда утыручыларның күпчелеге рус милләтеннән булуын да әйтергә кирәк. Кызганычка каршы, Томскида профессиональ тарихчылар арасында татарлар юк, бу хәл хәзер бөтен Себердә күзәтелә, бу бушлыкны башка милләт галимнәре тутыра. Шуңа күрә, Татарстан галимнәренең себер татарлары тарихын өйрәнүләре, мондый фәнни-гамәли чараларда актив катнашулары милләт өчен мөһим күрсәткеч булып тора, моны дәвам итәргә кирәк.

Шунысын да әйтергә кирәк, Томск үзенең хәерхаклыгы, татарларга карата яхшы мөнәсәбәте белән күп кенә башка төбәкләрдән аерылып тора. Биредә себер татарларының төп җирле халык булуын онытмыйлар, аларның тарихына һәм мәдәниятенә зур хөрмәт белән карыйлар. 2014 елда федераль сабантуйның Томскида үтүе, быел сентябрь аенда татар төбәк тарихчыларының Бөтенроссия форумы биредә узуы, һәм менә хәзер “Хәмитов укулары” – болар барысы да Казан белән Себер арасында салынган милли-мәдәни сукмаклар. Томскида “Татарстан – Яңа гасыр” (ТНВ) каналының хәбәрчелек пункты ачылу да араларны якынайтачак, ерак Себердәге яңалыкларны бөтен татар дөньясы белеп торачак.

Томск каласы үзенең университетлары, музейлары, таш мәчетләре, Татар бистәсе, челтәрләп салынган милли йортлары белән данлыклы, аны әле узган гасырларда ук “Төньяк Афина” дип йөрткәннәр. Кара урманнар, төпсез сазлыклар арасында утырган бу шәһәрне югары интеллект һәм тиңсез гүзәллек аерып тора, һәм боларда безнең милләттәшләребезнең дә өлеше бар.

Себердә халык белән очрашулар “Хәмитов укулары”нан соң да дәвам итте. Фәүзия Бәйрәмова өлкәнең Абытай (Черная Речка) авылы китапханәсендә татарлар белән очрашты, аларга Себер тарихын сөйләде, китапларын бүләк итте. Шулай ук аның катнашында Новосибирск шәһәренең Җәмиг мәчетендә сеебер татарлары тарихына багышланган түгәрәк өстәл булды, биредә Фәүзия Бәйрәмованың “Сибирская цивилизация” китабы халыкка тәкъдим ителде. Альберт Борһанов исә үзенең сәяхәтен Омск өлкәсендә дәвам итте, ул Тара шәһәрендә татар авылларына багышланган очрашу уздырды, институтта студентлар алдында чыгыш ясады.

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*