tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш узачак
Самара “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш узачак

Самара “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш узачак

 21 ноябрьдә,  Самараның “Заря” мәдәният сараенда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш узачак. Чара 14 сәгатьтә башлана. Аның төп максаты – өлкәбездә татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен татар иҗтимагый оешмаларын, дин әһелләрен, эшмәкәрләрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләрен берләштерү.

Делегатлар мәдәният, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, гаилә, финанс секцияләренә бүленеп эшләячәкләр.

Кичә, 19 ноябрьдә, Самараның Халыклар дуслыгы йортында бу тантаналы җыелышны оештыру комитетының утырышы узды. Чарага милли оешмалар җитәкчеләре, секцияләр эшчәнлегендә катнашачак өлкә татар милли хәрәкәте активистлары чакрылган иде.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров чараның максаты, төп мәсьәләләр турында тагын бер кат искә төшереп үтте,  кыскача секцияләр эшчәнлеге турында сөйләде, анда чыгыш ясаучыларның исемлеге белән таныштырды.

Милләтебез язмышына кагылышлы җитди проблемаларны хәл итү өчен җыелып сөйләшүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы тагын бер кат расланды. Утырышты Самарда икенче татар мәктәбе ачу, шәһәребездә  Самар татарларына, чит җирләрдән килгән милләттәшләребезгә, сәләтле яшьләргә ярдәм итүче структуралы бер система булдыру, балаларны милли рухта тәрбияләү кебек мәсьәләләр буенча милли оешмалар җитәкчеләренә төрле яктан сораулар, тәкъдимнәр ява башлады.  “Яшьләр һәм спорт” секциясендә чыгыш ясаячак катнаш көрәш төре спортчысы, панкратион буенча дөнья, Европа, Россия чемпионы, Идел буе федераль округының панкратион буенча федерация президенты  Рәмис Терегулов та татар яшьләрен спортка җәлеп итү, аларга ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. “Җәмәгать, 21 ноябрьдә шушы проблемаларны уртага салып сөйләшер, аларны хәл итү юлларын эзләү өчен җыелышабыз да бит”, — дип җавап бирде Ильяс Шәкүров.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең  Совет әгъзасы Альбина Мәхмүтова тантаналы җыелышның программасы белән таныштырып үтте. Секцияләрдән соң пленар утырыш узачак, резолюция кабул ителәчәк. Ә соңыдан Камышлы халык театры “Әрем тәме” дип аталган спектакль тәкъдим итәчәк.

Өлкәбездә татар халкы язмышына битараф булмаган милләттәшләребез, бу чарада сезне дә көтеп калабыз!

Алия АРСЛАНОВА.

Самара шәһәре

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*