tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк Казахстан өлкәсендә рәсем бәйгесе үтте
Төньяк Казахстан өлкәсендә рәсем бәйгесе үтте

Төньяк Казахстан өлкәсендә рәсем бәйгесе үтте

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Төньяк Казахстан өлкәсенең «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый үзәге 3 яшьтән 12 яшькәчә балалар өчен рәсем конкурсы үткәрде. Конкурсның максаты – балаларның игътибарын татар теленә һәм мәдәниятенә җәлеп итү, иҗади сәләтләрен үстерү.

Балаларга “Әнинең рәсеме” темасына ирекле стильдә эшләү һәм үз эшләре турында татар телендә сөйләү тәкъдим ителде. Яшь рәссамнарның барысы да куелган бурычны бик яхшы үтәде! Әниләр һәм әби якынлашып килүче бәйрәм белән шигырьләр һәм котлаулар яңгырады. Конкурсның Гран-приен Матушкевич Венера тапшырды. Барлык катнашучылар да традицион татар милли ризыгы чәк-чәк белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*