tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Төркестан”да зур бәйрәм
“Төркестан”да зур бәйрәм

“Төркестан”да зур бәйрәм

Бүген, 23 сентябрь көнне Ташкентның “Төркестан” сараенда Үзбәкстанның бәйсезлегенә 26 ел тулу һәм Үзбәкстанда Татарстан көннәре уңаеннан зур тантана уза. Мең кешелек зул залга җыелган халкыбызны Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура»сы рәисе Васил Шәйхразиев, Ташкент татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге Идарәсе рәисе Ришат Набиуллин, Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге  каршында эшләүче Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы илчесе Владимир Тюрденев сәламләде.

«Милли Шура»сы рәисе Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне котлап аларга милли тормышта башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте, алга таба да бердәм булып милләт эшендә хезмәттә уңышлар теләде. Татар тормышында актив эшләүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын да тапшырды. Бәйрәм кичәсе Татарстан һәм Үзбәкстан җырчылары, биючеләре чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Бөтендөнья татар конгрессының«Милли Шура»сы рәисе Васил Шәйхразиев журналистларның сорауларына да җавап бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*