tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Татарстан Милли музеенда булды
Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Татарстан Милли музеенда булды

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Татарстан Милли музеенда булды

2020 елның 26 ноябрендә Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Исмәт Эрикан Татарстан Республикасы Милли музеенда булды.

Визит кысаларында Төркия дипломаты Милли музей генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Светлана Измайлова һәм музей предметларын исәпкә алу һәм саклау эшләре буенча генераль директор урынбасары-төп саклаучы Лилия Саттарова белән очрашты. Очрашуда сүз мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары турында барды. Генераль Консул илләр һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мәдәни элемтәләрнең гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы Милли музееның республика мәдәниятен презентацияләүдә һәм халыкара проектларны гамәлгә ашырудагы әһәмиятен ассызыклады.

Очрашу музей фондларында дәвам итте, дәрәҗәле кунакны төркия коллекциясе белән таныштырдылар. Музей фондларында аз санлы, әмма бик кыйммәтле коллекция саклана, алар арасында – тәңкәләр, китаплар, корал, тукыма һәм чигүле япмалар бар, шулай ук, Госман империясенең 17-20 гасырлардагы мәдәнияте турында сөйлиторган зәркән сәнгать әсәрләре дә бар. Исмәт Эрикан әлеге коллекциянең раритетлары белән танышты, аерым алганда, ул 17 гасырдагы зәркән сәнгатенең уникаль һәйкәлләрен карады, алар безгә Истанбул осталарының сәнгать алымнарын,1682 елда алтын һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән Евангелия окладын карады.

Музей җыентыкларында күпсанлы Төркия тукымалары саклана,  күп төсле орнаментлар белән чигелгән өстәл япмалары да игътибарга лаек. Бигрәк тә, мәдәни – тарихи һәм сәнгати кыйммәткә ия булган күренекле әсәрләрнең берсе-1821 елда инглиз акварельчысы Уильям Пейджем (W. Page, 1794-1872) тарафыннан язылган Константинополь Панорамасы.

Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана торган үзенчәлекле һәм сирәк Панорама әсәре якында уртак проектлар өчен нигез булыр дип көтелә.

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан Милли музейның яңа стационар экспозициясе белән танышты, аеруча аның игътибарын Татарстан халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган бүлекләр җәлеп итте, ул музейның Мактаулы кунаклары китабында истәлекле язу һәм имзасын теркәде.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*