enrutat
Баш бит / Төркия журналында татар әдәбияты турында язма чыкты
Төркия журналында татар әдәбияты турында язма чыкты

Төркия журналында татар әдәбияты турында язма чыкты

Төркиянең Истанбул каласында нәшер ителүче “Әмәл” (“Гамәл”) журналының яңа санында милләттәшебез филолог һәм тәрҗемәче Роза Корбанның “Казан татар әдәбияты турында” дигән мәкаләсе дөнья күрде. Язмада татар әдәби теленең нормалашу һәм үсеш чорлары турында әтрафлы мәгълүмат бирелгән.

“Әдәби тел үсеше әдәбияның формалашуы белән тыгыз бәйләнештә тора, — ди Роза Корбан.

— Рус тарихчы Михаил Худяков татар әдәбияты турында 1922 елда язган “О необходимости перевода татарской литературы” дигән мәкаләсендә русларның татарларның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәте, мәдәнияте һәм әдәбиятына битараф булганлыгын язган. Татарларның исә киресенчә рус гореф-гадәтләре буенча яшәргә мәҗбүр калганлыгын ассызыклаган. Худяков татар тормышын өйрәнү, татарларны якыннан тану өчен татар әдәбиятының русчага тәрҗемә ителүенең бер зарурәт икәнен әйткән. Ул, Гаяз Исхакыйның “Мулла бабай” романын “татар мәдәниятенең иң яхшы әсәре” дип атаган. Шулай ук җәдитчелек фикере белән сугарылган “Мөгаллим” (1907) һәм “Мөгаллимә” (1914) исемле әсәрләрдән өзекләр алган”.

Казан татарлары төрки дөньяда мөһим урын били. XIX нчы гасыр ахырларында Казан татарлары Төркиягә хиҗрәт итә башлый, икенче дулкын 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң була. Төркиягә хиҗрәт иткәннәр арасында Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал, Рәшид Рәхмәти Арат, Акдәс Нигъмәт Курат, Ваттал Таймас, Гаяз Исхакый, Хәмит Зөбәер Кошай, Закир Кадири Уган, Сания Гыйффәт Уган, Ахмәт Темир кебек танылган тарихчылар, язучылар, галимнәр, сәясәтчеләрне беләбез.

“Тюркология өлкәсендә эшләгән милләттәшләребез Казан татарлары турында мәкаләләр яза, китаплар чыгара, җыелышларда чыгышлар ясыйлар, җәмәгать эшләренә катнашалар. Мәсәлән, 1911 елда корылган Төрек йорты (Türk Yurduоешмасының коручылары арасында милләтәшебез Йосыф Акчура да булган. Оешманың бүген дә чыгып килгән журналының уставын ул хәзерләгән. 1961 елда Төрки мәдәниятне тикшерү институты ачыла. Институтның максаты төрки дөнья мәдәниятен гыйльми методлар белән тикшереп китаплар бастыру, журнал чыгару һәм чаралар уздыру булган. Институтка нигез салучылар арасында милләтәшебез Ахмәт Темир дә урын алган”, — дип яза автор.

Төркиягә килеп урнашкан татарлар төрле шәһәрләрдә мәдәният һәм ярдәмләшү оешмалары ачкан. Төркиянең башкаласы Анкарадагы Казан төрекләре мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы милләтәшебез Ахмәт Вәли Мәнгәрнең мадди ярдәме белән “Казан” журналы чыгарган. Журнал 1970-1980 елларда 3 айга бер мәртәбә чыккан. Анкарада басылган бу журналның 23 саны дөнья күргән. Журнал Финляндия, Япония, Америка, Алмания, Австралия шикелле татарлар яшәгән җирләргә җибәрелгән, дип хәбәр итә Төркиядән милләттәшебез.

1990нчы еллардагы узгәрешләр, СССРның таркалуы дөньядагы татарларның бер-берләре белән аралашу мөмкинлеген арттырды.

“Төркиядә дә Казан татарларына карата кызыксыну университетларга кадәр барып җиткән, — дип яза Р.Корбан.

— Төркия университетларында Хәзерге төрки телләр һәм әдәбиятлары булегендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә башлаган. Дәресләрдә татар әдәбиятының алтын баганалары булган язучыларның, шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты укытыла. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Аяз Гыйләҗев, Фатих Кәрими кебек бик күп язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләре төрекчәгә тәрҗемә ителде. Татар тарихына булган кызыксыну тарих китапларының тәрҗемә ителүенә этәргеч бирде. M.Худяковның “Казан ханлыгы турында очерклар”(2008), Атласиның “Казан ханлыгының җимерелүе һәм Сөембикә”(2004) китаплары басылды. Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере”(1993), Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” (2013) романнарының төрекчәгә тәрҗемә ителүе Сталин чорындагы зыялыларның күргән золымнарын халыкка житкерү максаты белән уртага чыкты. Төркиядә Казан татарларына, татар әдәбиятына булган кызыксыну көннән-көн арта бара. Алдагы елларда тагын да күбрәк әсәрләрнең Төркиядә басылып киң күләм халыкка танытылуын теләп калабыз”.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*