tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядәге Изге София мәчетендә 24 июльдә намаз укый башларга җыеналар
Төркиядәге Изге София мәчетендә 24 июльдә намаз укый башларга җыеналар

Төркиядәге Изге София мәчетендә 24 июльдә намаз укый башларга җыеналар

Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Изге София мәчетендә дини чараларны 24 июльдә башларга җыеналар.

«Без Изге София мәчетен намаз уку өчен 24 июльдә ачарга ниятлибез», – диде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган телевидениедә ясаган чыгышында.

«Башка мәчетләр кебек үк, Изге Софиянең ишекләре, Төркия гражданнарын һәм туристларны да кертеп, бөтен кеше өчен дә ачылачак», – дип искәртте ул.

Президент шулай ук Төркия судының Изге Софиягә мәчет статусын кире кайтаруга бәйле карарын хөрмәт итәргә чакырды. Суд карарына каршы чыгу «Төркия суверенитетын бозу» буларак бәяләнәчәк, диде ул.

Җомга көнне Төркия Президенты Изге Софиянең статусын үзгәртү турындагы указны имзалаган иде. Әлеге указ нигезендә объектны Төркиянең Дини эшләр идарәсе милкенә күчерү күздә тотыла, алга таба ул мәчет буларак үз ишекләрен ачачак.

Аңа кадәр Төркия Дәүләт советы – административ эшләр буенча югары суд – ил Хөкүмәтенең 1934 елдагы карарын гамәлдән чыгарды. Аның нигезендә Истанбулдагы Изге София соборы музей статусын алган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*