tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядәге татар җырчысы Гөлтән Ураллы милли традицияләр турында концерт куйган
Төркиядәге татар җырчысы Гөлтән Ураллы милли традицияләр турында концерт куйган

Төркиядәге татар җырчысы Гөлтән Ураллы милли традицияләр турында концерт куйган

Төркия башкаласы Анкара үзәгендә урнашкан “Төрек стандартлары институты”ның концерт залында Төркиядә яшәүче татар җырчысы Гөлтән Ураллы концерты узган. Программа татар халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру форматында төзелгән. Бу хакта Төркия татарлары җәмгыяте активисты Ләвәнт Булут сөйләде.

  • Гөлтән Ураллы – узган гасыр башында Төркиягә киткән татар мөһаҗирләре кызы, Төркиядә туып-үскән. Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле, Tümata төрки музыка ансамбле солисты.

Гөлтән Ураллы “Тарзу Вәфа кәрваны” этно-төркеменә кушылып, 14 татар җыры башкарган. Репертуарда нигездә татар халык җырлары һәм классик татар композиторлары әсәрләре урын алган. Алар арасында “Әпипә” җыры, Сөембикә бәете, “Керим әле урманнарга”, “Син сазыңны уйнадың” һ.б. танылган җырлар.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*