enrutat
Баш бит / Төркиядәге «вәкаләтсез вәкил»
Төркиядәге «вәкаләтсез вәкил»

Төркиядәге «вәкаләтсез вәкил»

Чулпан Зарипова-Четин – чит илгә китеп, бөтен татар милләте турында матур фикер тудыруга ирешкән татар кызы. Шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, укытучы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан, Эгей һәм Ауразия Язучылар берлекләре әгъзасы.

«Мәктәп елларыннан бирле Төркиягә гашыйк идем»

– Чулпан ханым, «Идел»дән башлыйк әле. 1998 елда сез журнал оештырган «Ләйлә-Мәҗнүн» мәхәббәт шигыре конкурсында катнашып җиңдегез. «Идел» конкурсыннан алган хис-тойгыларыгызны хәтерлисезме?

– «Идел» журналы минем язмышымда аерым урын били. Шигырьләремне югары бәяләп, миңа җиңү китергән журнал бит ул! Туксанынчы елларда яңа язган шигырьләрьне дә, гадәттә,  «Мәгърифәт», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» кебек газеталарга һәм «Казан утлары», «Идел» журналларына илтә идем. Конкурста җиңгәч, әлбәттә, бик сөендем! Яңа гына Төркиядә ял итеп, гашыйк булып кайткан чак!.. Җитмәсә, ярышмада  җиңдем! Ул вакытта акчалата премияләр юк иде, грамота биргәннәр иде һәм мин аны әле дә бик кадерләп саклыйм.

Туксанынчы еллар – авыр еллар иде… Бернинди әдәби конкурслар да, фестивальләр дә күрмәдек. Без – әдәби мохиттә лаеклы урыныбызны премияләрсез алган буын. Шулай да ул елларда рухи азык, яңа мәгълүмат, телевидение һәм радио тапшыруларына чакырулар, мәктәп-университетларда укучы-студент аудиториясе белән очрашулар, өлкән буын шагыйрьләр белән аралашулар күп була иде. Һәм, әлбәттә, конкурслар акчасыз, премиясез булганга күрә, гадел җиңә идек.

– …Һәм шушы елларда 1966-69 елларда туган шагыйрьләрнең иҗаты чәчәк атты. Соңында кайберәүләр иҗатка сүлпәнәя дә төшкәндер, ләкин әдәбиятка тугрылыкны саклый алдыгыз.  Кайвакыт өметсез тоелган ул елларда төшенкелеккә бирелмәскә, юлыгыздан тайпылмаска нәрсә ярдәм итте икән?

– Ул елларда кешеләр шигырь белән түгел, тамак туйдыру белән мәшгуль иде шул. Матур итеп яшәрлек акча юк, яшәү урыны – һаман да шул тулай торак… Ләкин шигырь яшәүдән туктамады. Бәлки, безнең дә өлешебез булгандыр монда. Үзебезгә шигъри дөнья булдырдык, өлкән буын әдипләр белән аралаштык. Алар безгә киңәшләре белән, кайвакыт бер җылы сүзләре белән иҗат итәргә илһам бирә иде.

Туксанынчы еллар шигьриятенең иң зур казанышы – милли тематика иде. Ә минем керткән өлеш, мөгаен, көнчыгыш мотивлары булгандыр. Чөнки мәктәп елларыннан бирле көнчыгышка, көнчыгыш шигъриятенә, Төркиягә гашыйк идем… Ул чактагы яшь шагыйрь-шагыйрәләрнең – безнең буынның – язмышларыбыз төрле булды. Кемнеңдер иҗаты, кызганыч, сүлпәнәйде (Таңчулпан, Флёра Гатина), кемнекедер  дөрләп янды (Рәмис Аймәт, Марат Закир), ә кемнекедер бер янып көл булды, бер ул көлләрдән тагын яңарды (Рөстәм Сүлти, Җәмилә Әхтәмова). Мин үземне дә соңгылар рәтенә кертер идем. Чөнки кияүгә чыгып бала үстергән вакытта берара шигырь тумады. Хәтта бу хакта язып та чыктым:

Ике елдыр шигырь язмады күңел…
Ике елым бушка үттеме? Түгел!
Үткәннәрне киләчәккә ялгаган
Иң бөек әсәрем – улым! – бар бүген.

Төркиядә эшләгән эшләрем аша татар халкына да бәя бирелә»

– Сез монда да, Төркиядә дә иҗат итеп, китаплар чыгарган кеше. Язу-тәрҗемә-гыйльми эш, китаплар чыгару кайда кулайрак? Фән-әдәбият әһеленең кадерен кайда күбрәк беләләр?  Каләм хакын кайда яхшырак түлиләр?

– Төркиягә кияүгә чыгып киткәнгә – егерме, университетта эшли башлаганга унсигез ел булган. Ифрат күп эшләнде бу вакыт эчендә. Төркиядә чыгарган китапларымны, мәкаләләремне, төрле татар җыелышларында, конференцияләр һәм шигырь бәйрәмнәрендә төшкән фоторәсемнәремне алып карыйм да, «Боларны чынлап та мин яздыммы?.. Кай вакыт эшләнгән моның хәтле эш?..» дип үз-үземә гаҗәпләнгән вакытларым еш була. Югыйсә, бала да үстергән, аудиторияләргә кереп лекцияләр дә укыган, ир карап өй эшләренә дә җитешкән, бар нәрсәгә өлгерергә кирәк булган бит! Әлбәттә, Төркиягә килгәч, монда үземне шагыйрә һәм галимә буларак яңадан исбатлап яшәргә кирәк булды. Җиңел булмады, әлбәттә. Миңа бары тик Чулпан буларак бәя бирелми иде, эшләгән эшләрем аша, үз-үземне тотуым аша, гомумән, татар халкына да бәя бирелә иде. Хатыйп абый Миңнегулов, бер китабын бүләк  иткәндә «Төркиядәге вәкаләтсез вәкилебез Чулпанга» дип язып биргән иде. Мин үземә йөкләнгән бу ышанычны акладым, дип уйлыйм. Тырышлыгым, үҗәтлегем, сәләтем белән биредә бөтен татар милләтенә матур бәя бирдерергә тырышып яшәдем.

Унсигез ел татарларны һәм татар әдәбиятын, татар язучыларын тәрҗемә итеп, мәкалә, китап аша Төркиядә танытып яшәсәм дә, мин үз илемдә Төркиядә күргән кадәр кадер күрмәдем, дип әйтә алам. Төркиядә исә эшләгән эшне күрә беләләр, төрекләр фән һәм иҗат кешесенә игътибарлырактыр кебек. Егерме ел эчендә йөргән конференцияләрнең (Төркия буенча һәм башка илләргә) бөтен матди чыгымнарын Төркия күтәрде. Шигырь фестивальләренә дә Төркия Язучылар берлеге бөтен чыгымнарны үз өстенә алып йөртте.

Ә китап чыгару, минемчә, кайда да авыр. Гонорар Төркиядә бары тик еллар буе чиратка куелып чыккан китап һәм тәрҗемәләр өчен генә түләнә. Күп очракта үз акчаңа чыгарасың. Укыту әсбабы буларак чыгарылган китапның сатылышыннан алган акча белән, әлбәттә, чыгымнарын каплап була. Монографияләр исә күп очракта уз мөмкинлегең белән чыгарыла һәм гонорарсыз. Проект итеп чыгару мөмкинлеге булса да, моның өчен һәр университет үз таләпләрен куя.

Әдәби таҗ – чигүле калфак

– Чулпан ханым, Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасында укытканда сез яшь иҗатчыларның «Илһам» берләшмәсен  җитәкләдегез. Төркиядәге студентларыгызны да иҗатка җәлеп итәсезме? Гомумән, төрек яшьләре әдәбият-сәнгать белән кызыксынамы?

– Әйе, Казанда педагогика университетында эшләгәндә шагыйрә дә булганым өчен студентлар катнашкан «Илһам» әдәби берләшмә җитәкчелеге минем өстемдә иде. Бик талантлы кызлар һәм егетләр бар иде безнең университетта. Утырышлар үткәрә идек, Болак буенда төшкән фоторәсемебез дә саклана. Минем өчен барыннан бигрәк чия төсле һәм энҗеләр белән бизәлгән калфаклы, читекле, шигырьле һәм гыйлемле еллар иде ул туксанынчы еллар!.. Үзем дә сагынып искә алам Илдар абый Юзеев һәм Рәдиф абый Гаташ белән сәләтле кызларыбызның иҗатын тикшергән кичәләрне. Әлбәттә, төрек яшьләре арасында да шигырь язучылар бар. Күп димәс идем, ләкин бар. Кызганыч, аларның шигыре безнең кафияле шигырь кебек түгел. Ә шигырь, сәнгать төре буларак һәм акылга яту, күңелгә үтеп керү өчен, барыбер кафияле язылырга тиеш, минемчә. Яшьләрнең күбрәк әдәбият белән түгел, сәясәт белән мавыгуы да шагыйрьлеккә бер киртә булып тора кебек…

Элек Советлар Союзында бирелгән эстетик тәрбия, кызганыч, Төркиядә элек тә бирелмәгән, хәзер дә бирелми. Музыка һәм сәнгать мәктәпләре юк. Курс буларак кына өйрәнә алалар балалар музыкага һәм рәсемгә, ул да шактый зәгыйфь дәрәҗәдә. Мәсәлән, университетлар каршында булган консерваторияләргә укучылар, гомумән, нота грамотасы белмәгән килеш килә… Олы буын сәнгать әһелләре, шагыйрьләр мәктәпләрдә, университетларда чыгыш ясамый… Истанбул, Әнкара кебек зур шәһәрләрдә мөмкинлекләр әле ничек тә бар, ә кечкенә шәһәрләрдә юк диярлек… Төркия бит ул – бик зур ил, ничә төбәккә бүленә. Яшьләрнең сәләтен ачу өчен газета-журналларда шигырь-хикәя конкурслары һәм остаханәләр төрки дөнья тәҗрибәсеннән чыгып, Ауразия язучылар берлеге тарафыннан әле соңгы бер ун ел эчендә генә оештырылып килә.

– Калфак дигәннән, аны моннан шактый еллар элек сезгә атап, Башкортстанда яшәүче шагыйрә Дилә Булгакова чигә. Бу – үз итү генә түгел, яшьрәк буын шагыйрәгә соклану, ихтирам билгесе, әдәби таҗ кидерү дә булган бит инде. Сез әнә шундый шартлы «таҗ»ны яисә «калфак»ны бүгенге заман шагыйрәләреннән кемгә дә булса «кидерер» идегезме?

– Шигырьләремә кергән, башымны бизәгән, әле дә кадерләп саклаган һәм шигырь бәйрәмнәрендә, төрле милли чараларда яратып кигән «Уфаларда чиккән калфагым», чыннан да миңа көтелмәгәндә шагыйрә Дилә Булгакованың бүләге иде. Безнең таныштырган өчен ул елларда мине җитәкләп татар шигырь дөньясына алып кергән Рәдиф абый Гаташка бик рәхмәтлемен!

Хәзерге көндә үсеп чыккан яшь татар шагыйрәләрен, кызганыч, танып бетермим. «Яшь шагыйрьләр» рәтеннән «урта буын шагыйрьләр» рәтенә күчеп баручы Луиза Янсуар белән Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләрен яратып укыйм. Алар инде күптәннән «таҗлы» шагыйрәләр. Яшь шагыйрь һәм шагыйрәләрне төрле шигырь фестивальләрендә күрәсе килә. Кызганыч, ел саен бер үк шәхесләр йөри ул фестивальләргә. Мәсәлән, Луизаның яисә Йолдызның Төркиягә бөтенләй килгәне булмады… Ә аларны да күрсәтәсе, тыңлатасы иде төрекләргә!

«Үз балаң белән үз телеңдә сөйләшә алу – зур бәхет ул»

– «Татар кешесе баласын татар итеп үстерә ала», – дигән идегез берничә ел элек. Улыгызга бүген татар теле, мәдәнияте мөһимме? Нинди һөнәр сайлаячак ул? Ильясның татар кызына өйләнүен теләр идегезме?

– Баланы татарча сөйләшергә өйрәтүгә килгәндә, улым гына түгел, безнең өйдәге попугай кошчыгыбыз да рәхәтләнеп татарча сөйләшә… Әлбәттә, бала башка тел мохитендә яшәгәч, татар телен бары тик өйдә куллана башлый. Улым да күбрәк төрек телен куллана. Ләкин өйдә минем белән, Төркиядәге татарлар һәм Арчага кайткач, туганнар белән татарча сөйләшү – ул бездә язылмаган кагыйдә. Телефоннан да кирилл алфавитында татарча язышабыз. Мин моңа да риза һәм шат. Үз балаң белән үз телеңдә сөйләшә алу – зур бәхет ул. Күпме кеше моннан мәхрүм. Төркиядә үскән һәм яшәгән баладан тагын да күбрәген таләп итеп булмыйдыр да… Улыма татар теле тормышында әнисе, ягъни мин исән булган очракта гел әһәмиятле булып калыр, дип ышанам. Ул хокук белән бәйле һөнәр сайларга тели. Тарихны бик ярата. Әтисе дә, мин дә тормыштагы карарларына катнашмыйбыз. Нәрсәне дә булса сайлау һәм карар бирү мәсьәләсендә улыбызга гел ирек куйдык. Кечкенәдән аңа булган ышанычтан киләдер бу, мөгаен. Әлбәттә, аңлатабыз, укып бетергәч эш табуы җиңел булган һөнәр булсын иде, дип ассызыклыйбыз, ә карарын янә дә үзе кабул итәчәк. Өйләнү мәсьәләсендә дә ирекле Ильяс. Шәфкатьле бер кыз балага өйләнсен, иң әһәмиятлесе шул. Безгә карата мәрхәмәтле булсын. Татар кызлары белән бик якыннан аралашып үсмәгәч, киленебез татар кызы булыр дигән өмет юк диярлек… Ләкин тормыш сюрпризлар белән тулы. Кем белә?..

Чулпан Әфраим кызы Зарипова-Четин (Чулпан Зариф) 1969 елда Арча районының Субаш Аты авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Диссертация яклый, студентлар укыта. 1999 елда Йосыф Четинга кияүгә чыгып, Төркиягә күченеп китә. Мугла шәһәре университетының әдәбият факультеты «Хәзерге заман төрки телләре һәм әдәбиятлары» кафедрасы доценты; Кавказ университетының славян телләре һәм әдәбиятлары кафедрасында рус теле һәм әдәбияты укыта, кафедра мөдире булып эшли. Хәзерге вакытта шушы университетның Әзәрбайҗан теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта.

Шигырьләрен татар, рус, төрек телләрендә яза. «Кояшка юл тота кәрваным» (2003), «Апельсиновая осень» (2013) шигъри җыентыклары авторы.

Рузия Сафиуллина
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*