tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада – шигырь яратучылар бәйрәме
Арчада – шигырь яратучылар бәйрәме

Арчада – шигырь яратучылар бәйрәме

Арча ягын юкка гына Казан арты мәркәзе димиләрдер. Татар мәдәниятен, татар рухын кадерләп саклый белгәнгә шулай ул.

Арча ягы – Тукайлы, Галиәсгар Камаллы, Мәхмүт Галәүле. Мөхәммәт Мәһдиевле, Гомәр Бәшировлы, Мостафа Ногманлы. Рафаил Төхфәтуллинлы, Гариф Ахуновлы, Гөлчәчәк Галиевалы. Марзия Фәйзуллиналы, Чулпан Зарифлы, Рифат Җамаллы, Наил Касыймовлы, хәнәфи Бәдыгыйлы төбәк. Шулкадәр шагыйрь-әдип биргән Арча ягының шигърият чишмәсе бүген дә һич саегу белми.

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Арча шәһәрендәге 3нче башлангыч мәктәп балалар бакчасында 2020 елның 19 февралендә район күләмендә «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән темага узган шигырь конкурсы моның ачык мисалы иде.

Әлеге бәйгедә район мәктәпләренең I-VIII сыйныфларыннан барлыгы 67 укучы катнашты. Алар төрле авторларның  туган илгә, туган телгә, Татарстанга багышланган шигырьләрен сөйләде. Чыгышлар сәнгатькә гашыйк укучыларыбызның җырлары белән үрелеп барды.

Соңыннан җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Энҗе Мостафина
Арча районы мәгариф идарәсе методисты
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*