tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы курчак театры Татар дәүләт драма театры бинасына күченәчәк
Чаллы курчак театры Татар дәүләт драма театры бинасына күченәчәк

Чаллы курчак театры Татар дәүләт драма театры бинасына күченәчәк

Чаллы дәүләт курчак театрының үз бинасы булачак — театр коллективы Чаллы татар дәүләт театры эшләгән бинага күчәчәк. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында «Мәдәният» милли программасы буенча уздырылган брифингта сөйләде.

«Быел безне зур тантана көтә — Чаллы театры яңа бинага күченәчәк. Театр өчен шәһәрнең «Колизей» бинасы ремонтлана. Ә менә аларның бинасы курчак театры өчен яраклаштырылып ремонтланачак», — диде министр.

Хәзерге вакытта Чаллы курчак театры мәктәп бинасында эшли. Чаллы татар дәүләт драма театры эшләгән бина курчак театры таләпләренә туры китереп төзекләндереләчәк.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*