tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиянең Корыһөек авылында 800 кеше катнашында Сабантуй оештырылган
Төркиянең Корыһөек авылында 800 кеше катнашында Сабантуй оештырылган

Төркиянең Корыһөек авылында 800 кеше катнашында Сабантуй оештырылган

Төркиянең Корыһөек (Османие) авылында егерме сигезенче тапкыр авыл Сабан туе уздырылган. Милли бәйрәмдә барлыгы 800дән артык кеше катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркиянең Анкара шәһәрендә яшәүче Ләвәнт Булут сөйләде.

Ләвәнт Булут сүзләренчә, милли бәйрәмдә Төркиядә яшәгән 800дән артык төрле вәкилләр катнашкан. “Ногай, кырым татарлары, черкеслар, төрекләр, татарлар килде. Шулай ук Анкарадан – 30, Искешәһәрдән 120 кешелек автобус барды. Халык Konya Böğrüdelik, Kütahya Efendi Köprüsü татар авылларыннан җыелды”, – диде ул.

Татарстаннан ике җырчы – Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Рәнис Габбазов белән Гөлсирин Абдуллина килде. “Сабантуйда төрле уеннар узды: капчык ярышы, көрәш, чүлмәк вату, камыр ризыклары ярышы, бау тарту. Һәр җиңүчегә бүләкләр бирелде”, – диде Ләвәнт Булут.

Шулай ук чарада Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укып үтте. “Программа ахырында барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкардык”, – диде ул.

Ләвәнт Булут әйтеп үткәнчә, Корыһөек авылы Искешәһәрдән 77 км ераклыкта урнашкан, хәзерге вакытта авылда 70тән артык гаилә яши.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*