tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Сабантуе Монреальда шәһәр куләм бәйрәм исемлегенә кертелде
Татар Сабантуе Монреальда шәһәр куләм бәйрәм исемлегенә кертелде

Татар Сабантуе Монреальда шәһәр куләм бәйрәм исемлегенә кертелде

МИРАС татар мәдәни үзәге 22 июнь көнне Канаданың Монреаль шәһәрендә Сабантуй – 2019 бәйрәмен оештырды.

Бу инде ниһаять Монреальга җәй җитте һәм аның белән бергә бик күпләр зарыгып көткән татар һәм башкорт халкының иң шатлыклы милли бәйрәме – Сабантуй колачларын җәеп дусларын чакыруын аңлата.

Бу елда Сабантуй бәйрәме Монреаль шәһәренең официаль гомуми шәһәр бәйрәме статусында оештырылды.

Канада хокүмәтенең “Квебек мирасы” җәмгыяте (Société du patrimoine d’expression du Québec) Сабантуй -2019 фестивален оештыруда шулай үз өлешен кертте. РФ Генераль Консульствосы да, “Русский мир” җәмгыяте дә, “Самбо-Монреаль” мәктәбе дә бу бәйрәмне хуплап, оештыруда зур ярдәм күрсәтеп, актив катнашучылар арасында булды. Бу оешмаларның җитәкчеләре бәйрәмне ачып җибәргәндә һәрберсе сүз алып, үзләренең җылы сәламләү сүзләрендә татар традицияләре белән соклануларын белдерде.

Торонто һәм Оттавадан татар һәм башкорт общиналары да бәйрәмне зурлап, матур милли киемнәрдән халык каршында үз чыгышларын яраттырып башкарды.

Монреальда Россия Федерациясенең генераль консул вазифаларын үтәүче Сергей Викторович Камзалов хәтта үзенең чыгышын татар телендә берничә җөмлә белән тәмамлап, халкыбызга булган ихтирамын күрсәтте.

Татарстан Республикасыннан килгән Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева президент Рөстәм Миннехановның сәлам хатын тамашачыларга җиткерде.

Канаданың “ Курултай” башкорт җәмгыятен алып баручы Фәридә һәм Илдар Самерхановлар Башкортстан Республикасын җитәкләүче Радий Хабировның да күңелгә ятарлык матур сүзләрен укыды.

“Квебек мирасы” җәмгыяте (Société du patrimoine d’expression du Québec) президенты, “Русские узоры” ансамбленең җитәкчесе Наталья Шатилова җәмгыять җитәкчесе Ги Ландри (Guy Landry) әфәнде; Монреальнең “Русский

мир” вәкиле Александр Гудимов бар милләтләргә дә дуслык-татулык, тынычлык, гөрләп алга баруны теләде.

“Самбо-Монреаль” мәктәбе җитәкчесе Игорь Локшин барыбызны да дуслашып спорт белән шөгыльләнергә чакырды.

Кояш балкышы белән тулган бәйрәм сәхнәсендә тамашачыларның күз явын алырлык бизәкләргә бик бай милли җыр һәм бию фейерверкы алмашынып торды.

Традиция буенча бәйрәмебез “Туган тел” җырыннан башланды. Ерак Татарстаннан килгән яраткан җырчыбыз Айгөл Бариева шулай бәйрәмне ачып җибәрде. Һәркемдә милли рух ялкыны кабызып, бәйрәмнең йөзек кашы, иң күркәм бәйрәмнең бизәге, иң якты йолдызы булып, җыр – моң, дәртле такмаклар белән мәйданны яулап алды Айгөл ханым. Казан сандугачы тантананы күпсәгатьле программа белән бизәп, татар һәм рус җырларын яңгыратты, халыкны арганчы биетте. Шундый күңелле ярышлар, уен – биюләр актив публикага бик ошап, алмашынып торды. Мәйдан гөрләде.

Менә өч ел инде Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы Монреаль сабантуеның кунакларына зур бүләк итеп танылган бөек артистларын җибәрә.

”Мирас” татар мәдәни үзәге, чараларда барлык катнашучылар исеменнән Татарстан хакимиятенә һәм Мәдәният министрлыгына безгә күрсәткән шатлыклар өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез!

«Сабантуй – 2019» бәйрәме шәһәрнең Ангриньон паркында барлык кунакларны татар, башкорт, рус милли киемнәр, көйләр ризыклар белән кунакчыл каршы алды. Бик дәртле һәм оста алып баручылар Данила Спасов белән Светлана Догадкина да өч төрле телләрдә сөйләп, җырлап – биеп халыкның күңелен яулады. Менә шулай төрле һәм дәртле ул хәзерге Канаданың Монреале!!!

Азиз Мусаев, Светлана Догадкина, Әдилә Усманова һәм Зилә Миргалиева башкарган татар лирик биюенә дә кушылып чит милләтләр бик күңелле биеп алдылар.

Традициягә кергән Эрика Эллингсен белән Әдилә Усманова дуэты чыгышын түземсезлек белән көтеп алучылар да күп булды. Бу юлы яшь нәфис җырчыларыбыз дуэты башкорт, татар һәм француз җырлары белән үзләрен яраттырды.

“Мирас” үзәгенең кечкенәләре Данила белән Алина Ксенз, Камилә Усманова җырчы Айгөл Бариевага ияреп татар халкының искиткеч матур җырларын, такмакларын бик оста башкарып мактауга лаек булдылар.

Ә инде дусларыбыз алып килгән “Русские узоры” балалар бию ансамбленең ике группасының да чыгышлары Сабантуйга бик шәп күчтәнәч булды. Афарин , дуслар!!!

Канаданың “Курултай” башкорт җәмгыяте Торонто шәһәреннән кул остасы Фархана апа Зиннатуллинаның бик матур чигү үрнәкләреннән төзелгән күргәзмәгә сокланып һәм башкорт халкының моңлы җырларын тыңлап ләззәт алдык.

Бу аланда курай яңгыравын без бик яратабыз. ”Мирас” үзәгенең күп бәйрәмнәрен бизи ул моңлы могҗизалы курай дигән коралда уйнаучы Оттавадан килгән Руслан Сулейман. Бу юлы композицияләр белән генә чикләнмәде остазыбыз. Курай килеп чыгыш этнографиясен һәм үзе башкарган музыкаль пьесаларның кызыклы язылу тарихын сөйләп публиканы шаккатырды Руслан.

“Школа Самбо-Монреаль” көрәшчеләре өчен барыбыз да җанаттык. Капчык киеп йөгерү, көянтәләр һәм йомыркалар белән ярыш, аркан тартышу, гирь күтәрү ярышларында да халык бик актив катнашты. Кечкенәләрнең иң яраткан чүлмәк вату уены да булды әлбәттә монда.

Мирас вәкилләре бу матур бәйрәмне оештыруда катнашкан “Русский Мир Монреаля” җәмгыятенә чиксез рәхмәтен белдерә.

Бәйрәм сәхнәсен, тәм-том буфетын оештыруда үзләренең зур тырышлыкларын күрсәткән, тәмле коймаклар белән сыйлаган дусларыбызга да без баш иябез. Монреальнең «Разгуляево» рестораны да бәйрәмебезне хуплап, килгән кунакларга татар халкының традицион камыр ашларын: өч-почмак, вак бәлеш, чәк-чәк һәм башка татар ашамлыклар тәкъдим итте. Буфет хуҗабикәсе Аида Даутова бар кунакларны мактап сыйлап татар халкының кунакчыл йөзен раслады.

Бәйрәмнең официаль фотографы да бар иде. Ул – Иван Накалюжный, Казан шәһәрендә узган «Сабантуй мизгелләре-2018» бөтендөнья фотографлары конкурсында приз алучы оста.

Кунакларның озак кына тараласы килмәде. Чөнки Айгөл Бариева азакка кадәр сокландыргыч тылсымлы җырлары, чын милли киемнәре белән бар халыкны берләштерде, туплады, сихри моңга төрде. Бар кешенең йөзендә елмаю, бәхет чагыла. Киләсе бәйрәмнәрне каршыларга насыйп булсын, дуслар!!!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*