tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР мөфтие Истанбулда китап күргәзмәсен ачты
ТР мөфтие Истанбулда китап күргәзмәсен ачты

ТР мөфтие Истанбулда китап күргәзмәсен ачты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Төркиягә эшлекле сәфәр кыла. Эш сәфәренең беренче көнендә мөселманнар башлыгын бай программа көтте.
Аерым алганда, бүген, Рамазан аеның 10нчы көнендә, Истанбулда хәзрәт катнашында “38. Türkiye Kitap ve Kültür Fuarı” китаплар күргәзмәсе ачылды. Рәсми тантанада мөфти Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе рәисе Али Эрбаш чакыруы буенча башка мәртәбәле кунаклар белән бергә истәлекле тасманы кисте.

 

Күргәзмәне ачып, дин эшләре идарәсе башлыгы Али бәй үзенең чыгышында бу мәйданчыкның әһәмиятен ассызыклады һәм хәзерге көндә мөселманнар арасында китап уку популяр булмавына зарланды, ә бит аларның диннәре белем алуны данлый һәм укырга чакыра: “Без белем, китап, зирәклек белән берләштерелгән цивилизациягә карыйбыз”. Ул шулай ук: “Изге Коръәнне һәм Сөннәтне, Исламның беренчел чыганакларын һәм ислам цивилизациясен өйрәнергә, аңларга кирәк. Чөнки бүген Коръән һәм Сөннәт – кешелекнең гаять зур проблемаларын чишү өчен олы мөминлек”, – диде.

Күргәзмә ике мәйданчыкта – Солтанәхмәт мәйданында һәм Төркиянең иң зур мәчете – Чамлыҗада эшләячәк. Ул барлык килүчеләр өчен Рамазан ае дәвамында ачык булачак. Ике мәйданчыкта барлыгы 300дән артык нәшрият йорты китаплары тәкъдим ителә.

Алга таба Камил хәзрәт Татарстан делегациясе вәкилләре һәм Республика Президенты белән бергә Төркиядәге иң зур мәчеттә – Чамлыҗада булды. Мәчетне тантаналы ачу чарасы май башында узды, әмма нибары берничә көн эчендә ул илнең төп истәлекле урыннарының берсенә әверелде. Мәчет үз эченә берьюлы 63 мең кешене сыйдыра ала. Биредә намаз уку өчен биш эчке ишегалды, сәнгать галереясы, китапханә, конференц-зал һәм машиналар кую өчен парковка бар.

Биредә үк, Чамлыҗа мәчетендә мөфти берничә очрашу үткәрде. Беренче чиратта аны мәчетнең баш имамы Исхак Даныш кабул итте. Камил хәзрәтне һәм Исхак бәйне күпьеллык дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Моннан тыш, дөньяның иң күренекле һәм яхшы Коръән хафизларының берсе булган имам мөфтинең Коръән уку буенча укытучысы да. Бәй ТР мөселманнары Диния нәзарәте чакыруы буенча берничә тапкыр Казанда булды һәм мөселман бәйрәмнәре уңаеннан уздырылган республика тантаналарында катнашты.

Бүгенге очрашу вакытында Исхак Даныш Камил хәзрәтне мәчет белән таныштырды һәм әлеге гаять киңкүләмле рухи һәм архитектура проектын гамәлгә ашыру этаплары турында сөйләде. Мөфти үз чиратында аны яңа вазифасы белән тәбрикләде һәм мондый мәчет белән җитәкчелек итүнең зур җаваплылык булуын ассызыклады. Алга таба дин әһелләре Чамлыҗа мәчетендә ифтар кылды һәм тәравих намазын укыды.
Татарстан мөселманнары башлыгы белән очрашу өчен махсус Чамлыҗа мәчетенә Истанбул мәдрәсәсендә белем алучы Татарстан шәкертләре килде. ТР Диния нәзарәте рәисе алардан укулары, мөгаллимнәре турында сорашты, Татарстанда аеруча кирәкле һәм перспективалы теологик белгечлекләр турында сөйләде һәм аларга үгет-нәсихәтләрен бирде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*