tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шаян ТВ”ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак
“Шаян ТВ”ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак

“Шаян ТВ”ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак

“Шаян ТВ”ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак. Бу хакта бүген матбугат конферециясендә “Яңа гасыр” телерадикомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов әйтте.

Ул бүген “Шаян ТВ”ның Татарстаннан читтә онлайн режимда Интернетта күрсәтелмәү проблемасы булуын билгеләп узды. “Россиянең чикләреннән чыга башласак, бөтенләй икенче хокуклар кирәк. Шуңа күрә тагын бер “Шаян ТВ” каналын булдыру карарын куйдык, һәм без аны эшләячәкбез. Мөстәкыйль интернет-канал булдыру өчен хәзер контент туплана”, – диде Илшат Әминов.

Аның сүзләренчә, чит ил татарлары өчен бу каналны ел азагына кадәр эшләү ниятләнә.

Гөлнар Гарифуллина
 tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*