tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР парламенты депутаты, әдип Разил Вәлиев Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салды
ТР парламенты депутаты, әдип Разил Вәлиев Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салды

ТР парламенты депутаты, әдип Разил Вәлиев Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, 14 нче июль көнне, танылган шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның туган көне (1743-1816). Шул уңайдан, шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәйкәл янына җыелучылар белән бергә, чәчәк бәйләмен ТР парламенты депутаты, әдип Разил Вәлиев һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова да китерде.

“Гавриил Державинга һәйкәл күптәннән М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет теары урынына куелган булган. Ул бакырдан эшләнгәнлектән, татарлар аны яратып “бакыр бабай” дип атап йөрткән. Бу татар халкының Державинга карата мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрьнең әле без ачмаган, белмәгән әллә нинди серләре бардыр. Югыйсә, тик торганнан гына халык чит милләт кешесенә “бакыр бабай” дип әйтмәс иде, – дидечыгышында Разил Вәлиев. – Г. Державин ике яктан да үскән шәхес: дәүләт эшлеклесе дә, шагыйрь дә – ул ике талантны да үзенә берләштергән шәхесләрнең берсе. Державинның һәйкәле янына чәчәкләр китерү дә халыкның аңа булган мәхәббәтен күрсәтә”, – диде Разил Вәлиев Гавриил Державинн һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң.

Материал Татар–Информ сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*