enrutat
Баш бит / Троицк татар меценатлары нәселенең тарихы дәвам итә
Троицк татар меценатлары нәселенең тарихы дәвам итә

Троицк татар меценатлары нәселенең тарихы дәвам итә

Соңгы елларда Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы Троицк каласының татар мәдәнияте тарихындагы әһәмиятен дөньяга күрсәтү юлында байтак кына эш башкара. “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләренең этаплары монда уза, 1912 елда Тукаебыз тукталган өйгә истәлек тактасы куелды, шәһәр милли китапханәсенә Габдулла Тукай исемен бирдек, әле Троицкиның бер матур мәйданында Тукай бюсты куярга әзерлек алып барабыз.

Бу көннәрдә Чиләбе өлкәсендә тарихи вакыйга булып узды. Троицкида һәм Чиләбедә атаклы сәүдәгәрләр, мәшһүр Яушевлар токымыннан Муллагали Яушев оныгының улы, Мәскәүдә туып үскән Александр Чайчиц булып китте. Мәгълүм булганча, Троицк та, Чиләбе дә Яушевлар гаиләсе алдында мәчетләр, мәктәпләр, китапханәләр, мәдрәсәләр һәм берсеннән-берсе матур сәүдә йортлары өчен бурычлы.
Мәскәү кунагы һәм Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова белән без Чиләбенең элекке Себер (хәзерге Хезмәт) урамындагы “Бертуган Яушевлар сәүдә йорты”на бардык. Бу пассаж 1913 елда ачылып, үз заманында иң Уралның иң алдынгы, Европа дәрәҗәсендәге сәүдә йортларының берсе булган. Монда бүген картиналар галереясе урнашкан. Күргәзмә директоры Станислав Ткаченко безне бинаның бөтен бүлмәләре белән таныштырып, мондагы кирпеч диварларның, баскычларының, түшәмнәрдәге күпертеп ясалган бизәкләрнең, ишекләрнең нәкъ шул 20 гасыр башындагыча сакланганлыгын күрсәтеп, Яушевлар йортының йөз еллык тарихын бәян итеп чыкты. Якын айларда монда тагын төзекләндерү-реставрация эшләре планлаштырылган.

Александр Чайчиц – 1917 ел инкыйлабы тарафыннан тар-мар ителеп чит җирләргә таралган һәм хәтта туган телен югалткан гаиләнең бер гасырдан соң туган тамырларына әйләнеп кайткан бер вәкиле. Күп еллар буе ул Яушевлар нәселенең тарихын җыеп һәм Мәскәүдә, Америка Кушма Штатларында, Германиядә, Кытайда, Япониядә яшәүче берничә йөз туганнары белән элемтәдә яши.
Ике көн дәвамында Александр Викторович Троицкида да булды. Без Троицк каласының Тукай, Гафури, Рәсүлевләр һәм башка бик күп мәшһүр милләттәшләребезнең эзләре калган урамнарында йөреп, XIX – XX гасыр башында салынган тарихи йортларга сокланып, Яушевларның мондагы пассажында һәм алар салдырган мәчетләрдә булып, аларның гаилә каберлегенә барып зиярәт кылып кайттык.

Александр Чайчиц Муллагали Яушевның кызы Мәрьямнең оныгы, танылган журналист Фәрит Сәйфелмөлековның туганнан туган энекәше. Ул Финанс академиясенең Халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган, шул өлкәдә эшли.
Чиләбедә һәм Троицкидагы очрашулар – алдагы мөнәсәбәтләребезнең башы гына дип уйлыйбыз. Яушевларның татар мәдәнияте һәм мәгърифәтенә керткән гаять зур өлешен истә тотып, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы өлкә мәдәният министрлыгы белән бергә Чиләбедә һәръеллык “Яушевлар” фәнни-гамәли конференция оештыруны башлап җибәрергә ниятли.
Иншалла, анысын да гамәлгә ашырырбыз.

Ирек Сабиров
Чиләбе өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*