tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Күңелем моңнары” исемле яңа китап дөнья күрде
Тубылда “Күңелем моңнары” исемле яңа китап дөнья күрде

Тубылда “Күңелем моңнары” исемле яңа китап дөнья күрде

Менә шулай күңел тулган чакта
Җырлар канатында тирбәләм,
Кайгы килеп, башым иелсә дә,
Моңланып мин җырлап җибәрәм
С.Бекенин.

Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче ветеран укытучы, шагыйрь, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең җырчысы, скрипкада уйнаучы Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинның  яңа “Күңелем моңнары” китабы дөнәя күрде. Аллаһы биргән талантмы әллә шигырь иҗат итү өчен илһам кирәкме? Әллә инде тормыш сынаулары күңелләрдә  шигъри юллар тудыра? Бу сорауларга Сөнгатулла Бекенинның шигырьләрен укып җавап табарга була. Авторның “Күңелем моңнары” җыентыгындагы  шигырьләрендә дөньяның чынбарлыгы да, йөрәгенең әрнүләре дә, туган як табигатенә, якыннарына, дусларына булган хөрмәт, мәхәббәт хисләре дә чагылдырылган.

Сөнгатулла абый иҗат иткән көйләр дә ноталарга салынып җыентык битләрендә басылып чыккан. С.Х.Бекенинның  яңа китабын төзүче мөхәррир педагогика фәннәр кандидаты, доцент Клим Садыйков: “Сезгә тәкъдим ителгән бу китап авторның икенче шигырьләр җыентыгы.

Беренче җыентыгы – “Хатирәләр” китап укучылар тарафыннан җылы каршы алынды һәм тиз генә таралып бетте. Икенче җыентык туган ил табигатен сүрәтләү, яшьлек, мәхәббәт, балалар темалары, багышлаулар, җырлардан тора һәм укучыларыбызда уңай җавап табар дип ышанып калабыз” – диде. Китап Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалындагы  типографиясенең нәшрият бүлегендәге басмаханәсендә басылып чыга. 200 данә чыккан китапны ветеран укытучы пенсия акчасына бастыра. Яңа китапның   эчтәлеге  белән кызыксынучылар себер татар мәдәният үзәгендә таныша алалар. Әдәби татар телендә иҗат иткән якташыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез. Шигырьләрегезне яратып укыган укучыларыгызны, җырларыгызны тыңлаучыларны  яңадан-яңа әсәрләрегез белән шатлыныдырып торырга язсын.

Китап белән дус булганның һәр ягы була күркәм, дип әйтәләр. Андый якташларыбызның саны да арта барсын иде.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*