tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда милли ризыклар бәйрәме
Тубылда милли ризыклар бәйрәме

Тубылда милли ризыклар бәйрәме

Узган ел бәйге формасында уткәрелсә, быел бу чара бәйрәм төсмерен алды, халкыбызның кунакчыллыгын күрсәтте. Тамашачыларның күпчелеге өлкән яшьтәге кунаклар иде. Шәһәр мәчетендә җомга намазы тәмамланганнан  соң, алар  мәдәният үзәгенә җыелышты.  Алып баручы Банисә Ниязованың кереш сүзеннән соң, катнашучыларның иң өлкәннәренә сүз бирделәр. Мәхмүдә Әминова “тукац”, “эцле коймак”, Нүрия Мәмәтова “кош теле”н пешерү ысуллары белән таныштырды. Бәйрәм тамашачыларын Зөлфинур Юмашеваның киек итеннән эшләнгән пәрәмәчләре, Гөлсем Рябикованың себер татар бавырсаклары, Флорида Марганованың урамасы,  Лилия Захватаеваның балык, Алсу Симонованың итле  бәлешләре  белән сыйладылар. Татар халкында камыр ашлары халкыбызның тормыш рәвешенә бәйле булганын күрсәтте бу чара. “Балыгы – Иртеш елгасыннан, коймаклар ”эцле” булсын өчен саз чиясе дә, эремчеге дә  кирәк була”, – дип сөйләде катнашучы апалар. Һәркайсысы милли ризыклар пешерүдә үзләренең  серләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм чарасы татар хатын-кызлары элек-электән аш-су әзерләргә оста, уңган булганнарын  яңадан дәлилләде. Бәйрәмгә милли ризыклар әзерләүче катнашучылар арасында төрле яшьтәге якташларыбыз бар иде. Яшь катнашучы Лилия Рафаил кызы  бәлешләрне бизәү үрнәкләрен күрсәтте. Милли ризыклар белән тулы булган  бәйрәм табынына  кунакларны чакырып, чәйләр эчеп, пешереп китергән ризыкларның рецептлары турында сөйләшеп, тамашачылар белән аралашып күңелле һәм файдалы  вакытларын үткәрде алар. Бу чараны оештыручы Алсу Симонова: ”Быел катнашучыларның күпчелеге татар үзәгендә оештырылган чараларга еш килүчеләр, татар мәдәнияте белән кызыксынучылар булды. Милли ашлар-ул мәдәниятебезнең, халкыбыз тарихының бер өлеше. Элек-электән себердә кунакларны себер татар бавырсагы белән каршы алганнар.  Шатлыклы вакыйгаларда камыр ашлары белән табын тулы була. Мәҗлесләр үткәч тә, өстәлләребез шул килеш кала. Безнең татар халкына хас күренеш ул”, -дип чыгыш ясады. Кунакчыл, ачык йөзле хуҗалар килгән тамашачыларны хуш күреп каршы алдылар. Узган елларны чәк-чәк, гөбәдия, өчпомак әзерләп килгән апаларны да юксынып, искә алдылар. Быел милли ризыклар пешерүче осталарны киләсе милли бәйрәмебез Сабантуенда катнашырга да чакырдылар.

Римма Өметбаева, Тубыл

Милли ашлар 1

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*