tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел язмышына формаль караш рөхсәт ителми!
Туган тел язмышына  формаль караш  рөхсәт ителми!

Туган тел язмышына формаль караш рөхсәт ителми!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең икенче утырышы көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән иде.

Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов Указы белән оештырылган бу комиссиягә керүче 35 кешенең күпчелеге татар телен өйрәнү, куллану,  тарату  белән шөгылләнүче оешмаларның җитәкчеләре яки әйдәп баручы белгечләре. Аны җитәкләүче дәүләт түрәләреннән башлап “гади” укытучыга, журналистка,  ата-аналарның иҗтимагый оешмасы вәкиленә кадәр татар теле яшәешенең конкрет гамәлләре белән белән бәйле шәхесләр. Тел мәсьәләсе  алар өчен теоретик, сәяси уен түгел, көндәлек хезмәтнең “кара икмәге”. Шуңа күрә бу комиссия төзелгәч тә, аның әгъзалары махсус эш төркемнәренә бүленеп, гомуми эш планы төзегәннәр. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, элеге комиссиянең рәисе  Марат Готыф улы Әхмәтов бу планны утырышта катнашучыларгы тәкъдим итеп, беренче утырыштан соң эшләнгән гамәлләр турында мәгълүмат бирде. Марат Готыф улы районнарда, шәһәрдә мәгариф, мәдәният, мәгълүмат системаларында  булган хәлне өйрәнеп, уңышлы һәм җитешсез гамәлләргә  бәя бирү белән чикләнмичә, комиссияне актуаль проблемаларны хәл итү юлларын табуга юнәлтергә тырыша. Татарларның үзара аралашканда туган телдә сөйләшүенә, район башлыкларының, министрларның татар теленә уңай мөнәсәбәт күрсәтүенә бик зур игътибар бирелде.

Хәзергә  бу комиссиянең   глобаль лингвистик, педагогик мәсәләләргә, катлаулы фәлсәфи фаразларга вакыты  җитми. Шуңа күрә көн тәртибенә кертелгән 15 мәсьәләнең һәр кайсы конкрет гамәлне тасвирлый яисә бүген-иртәгә эшкә җигелүче проектны тәкъдим итә.
Көн тәртибенә кертелгән 15 тема  һәм чыгыш ясаучыларның тулы исемлеге бу мәкаләдән соң сезнең игътибарга тәкъдим ителә.

Ике сәгатьтән артык дәвам иткән бу җыелышта залдан четрекле сораулар бирү, тәкъдимнәр кертү табигый күренеш булды. Утырышта комиссиянең эш планы һәм тәкъдим ителгән барлык проектлар да расланды. Аларны тикшерү һәм раслау турында Татарстанның мәгълүмат чараларында басылып чыккан язмалардан белә аласыз. Аларның интернеттагы сылтамаларын да мэкалэдэн  түбәндәрәк карагыз.

Римзил Вәлиев,
Бөтен дөнья татар конгрессының
“Дөнья” студиясе  баш мөхәррире

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы

КӨН ТӘРТИБЕ

 

  1. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең эш планы турында
    Докладчы – Әхмәтов Марат Готыф улы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе

  2. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзаларын Татарстан Республикасы муниципаль районнары, шәһәр округлары белән эшләү өчен беркетү
    Докладчы – Әхмәтов Марат Готыф улы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе

  3. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең әдәби бәйгесен игълан итү һәм нигезләмәсен раслау (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Галиуллин Рөстәм Госман улы, «ТАТМЕДИА» акционер җәмгыятенең «Казан утлары» журналы редакциясе» филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире

  4. «Үз юлым» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Фазуллин Илназ Фаис улы, «ТАТМЕДИА» акционер җәмгыятенең «Ялкын» журналы редакциясе» филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире 

  5. Нәфис сүз осталары арасында «TATAR сүзе» бәйгесен игълан итү турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Нуруллин Кадим Назыйр улы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры

  6. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе исеменнән «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» республика конкурсы һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурсын уздыру турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы

  7. Википедиядә татар сегментын үстерү турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Фәткуллин Фәрхәт Наил улы, «Викимедиа РУ» энциклопедик белемнәрне таратуга ярдәм итү коммерциячел булмаган партнерлыгы әгъзасы 

  8. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары исемнәрен мәңгеләштерү турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе 

  9. «ШАЯН ТВ» телеканалында «Балачак җыры» бәйгесе турында
    (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Әминов Илшат Юныс улы, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционер җәмгыяте генераль директоры 

  10. Татар милләтенең күренекле шәхесләре портрет-плакатларын әзерләү турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Сәгъдәтшин Илдар Камил улы, Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры 

  11. «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале оештыру турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Айтуганова Миләүшә Ләбиб кызы, «ТатарКино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры 

  12. Республика районнарында вакытлы матбугатка язылу кампаниясен оештыру турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы, Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе 

  13. Татар теленең әдәби матурлыгын, зәвыгын районнарга йөреп пропагандалау буенча мобиль төркем туплау турында
    Докладчы – Әхмәтов Марат Готыф улы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе

  14. Интернет челтәрендә татар контенты булдыру турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Шамил Мөхәммәт улы Садыйков, «ТАТМЕДИА» акционер җәмгыяте генераль директоры

  15. Республика район үзәкләре һәм зур авыллары урамнарында татар радиолары тапшыруларын ишеттерү мөмкинлекләре турында (5 минутка кадәр)
    Докладчы – Нугаев Камил Әсгать улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары

ТЕЛ КОМИССИЯСЕНЕҢ УТЫРЫШЫ ТУРЫНДА ИНТЕРНЕТТАГЫ БАШКА ЯЗМАЛАРГА СЫЛТАМАЛАР:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*