tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ
ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ

ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ

Соңгы елларда татар  телен өйрәнүгә  республикабызда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә аеруча киң игьтибар бирелә.  Яңа дәреслекләр, укыту – методик комплектлары дөнья күрә, аудио– видео язмалар барлыкка килде.

Укытучының  нәтиҗәле дәрес бирү мөмкинлеге артты, укыту процессында куллану өчен  төрле технологияләр арасыннан уңышлы дип санаганын сайлап алу шартлары да тудырылды.

Республикада татар теле  дәреслекләрен язучы  авторлар  шактый. Алар барысы да үз тәҗрибәләре  белән уртаклаша, практик һәм фәнни нигезләрне бирә.

Шундый    авторларының берсе, 30 елдан артык педагогик стажы булган, татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы балалар өчен  укыту – методик комплектлары язучы Замалетдинова Зәлфирә Исхак кызы. Үз дәреслекләрендә, аудио – видео комплектларын ул  үзенчәлекле итеп төзи белә, татар төркемендә укучыга гына түгел, рус төркемнәре өчен дә авторның хезмәте кызыксындыруга ия, файдалы, нәтиҗәле.

Бүгенге көндә, Зәлфирә Исхак кызының, 1–4 нче сыйныфлар өчен,  яңа  укыту – методик комплекты дөнья күрде. Авторга иҗади уңышлар телибез!

 

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*