tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музее директоры аэропортка Тукай исеме бирү татарларны берләштерәчәк дип саный
Тукай музее директоры аэропортка Тукай исеме бирү татарларны берләштерәчәк дип саный

Тукай музее директоры аэропортка Тукай исеме бирү татарларны берләштерәчәк дип саный

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова фикеренчә, аэропортка Тукай исеме бирү татарларны, төрки халыкларны берләштерәчәк, төрле илләрдән татарларны җәлеп итәчәк. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Габдулла Тукай исеме дөньяның һәр почмагында билгеле. “Безнең Тукаебыз” дип Габдулла Тукайга дөньяның төрле җирләрендә яшәүче татарлар гына түгел, төрки халыклы барлык милләтләр, Урта Азия халкы, башкалар да “үзебезнеке” дип эндәшә”, – ди музей директоры.

Аның фикеренчә, Тукай исемен Казан аэропортына бирү шагыйрьнең иҗаты әһәмиятен тагы да арттырачак. “Габдулла Тукай исеме барлык татарларны үзенә чакырып торачак. Тукайның гади шагыйрь генә түгел, берләштерүче символ буларак кулланылуы мөһим. Универсиада, башка спорт ярышлары, иҗтимагый, сәяси чаралар вакытында да бу күренеп торды”, – ди ул.

“Музейга килгән һәркемнең “Тукаебыз” дип эндәшүе, Тукай шигырьләрен укуы, шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителүе, Тукай сүзенең киң таралуы – болар барысы да Тукай исеменә Казан аэропорты лаек булуын раслый”, – дип белдерде Гүзәл Төхвәтова.

  • “Казан” аэропортын бөек шәхес исеме белән атауга кандидатлар арасында Габдулла Тукайдан кала, Муса Җәлил һәм Андрей Туполев бар.
  • Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
    1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
    2. «ВКонтакте»һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
    3. 8(800)707-9317 номерына шалтыратып.
    4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*