tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда шагыйрьнең якын дусты Фатыйх Әмирханны искә алалар
Тукай музеенда шагыйрьнең якын дусты Фатыйх Әмирханны искә алалар

Тукай музеенда шагыйрьнең якын дусты Фатыйх Әмирханны искә алалар

2016 елның 19 февралендә 14 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган “Юллар чатында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Бу әдәби кичәнең Г. Тукай әдәби музеенда узуы очраклы түгел. Әдип Фатих Әмирхан халык шагыйре Г. Тукайның иң якын дусларының берсе булган. Бу ике шәхеснең тормышында һәм иҗатында уртаклык ифрат күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатлары. Язмышлары аяныч, фаҗигале: берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвага бирешмәс үпкә чиренә дучар була. Шул ук вакытта табигать аларга искиткеч иҗади көч биргән. Берсе – татарның бөек шагыйре, икенчесе классик әдип сыйфатында мәйдан тота. Алар үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары буларак танылалар.

Татарстан Республикасы Милли музее фондында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре белән бәйле күп санлы тупланмалар саклана. Алар арасында татар әдәбиятының классик язучысы Ф. Әмирханның мемориаль тупланмалары аерым урын алып тора. Кадерле ядкарьләр арасында язучы белән бәйле документлар, аның шәхси әйберләре, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары, язучының үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, кулъязмалары һәм фотосурәтләре бар. Алар арасында “Хәят” повестының 22 дәфтәрдән торган кулъязмасы зур кызыксыну уята. Аларны шушы кичә кысасында төзелгән күргәзмәдә күрергә мөмкин булачак.

Әдәби кичәдә әдәбият белгечләре, иҗат әһелләре, язучының туганнары һәм Ф. Әмирханның иҗаты белән кызыксынучы киң җәмәгатьчелек катнаша.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*