tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районы башлыгы пешергән уха тәмлеме? (Дәвамы)
Тукай районы башлыгы пешергән уха тәмлеме? (Дәвамы)

Тукай районы башлыгы пешергән уха тәмлеме? (Дәвамы)

Картлар йорты исен онытмыйк

Яшәеш ул күп катлы һәм күп кырлы. Безнең чираттагы тукталыш – авылдагы картлар йорты. Очрашу башы гармун уйнап, без җырлап башланса да, ничектер, моңсу иде. Дөрес, караучысыз калган олы яшьтәгеләр өчен бар уңайлыклар да булдырылган. Ә шулай да…

Ә шулай да, караучысыз калган кешеләр өчен мондый шартларда гомер итү үзе бер бүләктер. Монда иллеләп кеше, шуларның унбише урынөсте.
– Барсы диярлек төрле сәбәпләр аркасында дөньяда җылы күрми яшәгән, наз белмәгәннәр, – диде учреждение мөдире Лиия ханым Хөсәенова. – Без аларның өшегән җаннарын җылытырга тырышабыз. Араларында төрлеләре бар.

Режимны бозып кич исерткеч эчкән чаклары да була, әмма безнең тырышлыкны алар да күрә, аңлый, иртәнгә чистарынып, пөхтә итеп киенеп мине каршы алалар.

Татар әбиләре икәү генә. Шуның берсе Маһикамал апа. Ире үлә, бер-бер артлы ике улы вафат булалар, өйе яна. Кая барсын ул, кемгә сыйсын?

– Бәбекәчләрем, – дип башлады сүзен Маһикамал әби. Татар әбиләренә хас чиста, пөхтә, йөзе ягымлы. – Бәбекәчләрем, мондагы кешеләргә рәхмәтлемен, нык әйбәт карыйлар. Өч көн моргта яткан улымны яхшы машинага салып алып барып җирләделәр, каберләрне карап, чистартып торалар.

– Әйе, бездән киткәннәрнең каберләрен дә карыйбыз, исән чакта караучысыз калганнарның үлгәч тә караучысы булмый, шуңа күрә безгә кала, – диде мөдир. – Ялгызлык хисе басмасын дип без үзебезнекеләргә хат язышу оештырдык. Бүген ашыгыч заманда яшибез, бер-беребезнең хәлен дә кыскача гына язып, хәтта язып түгел, ниндидер бер тамга белән генә белешәбез. Менә шул тиз-тиз дигән көн итүдә без хат язышу оештырдык. Бу үзенә күрә җан дәвасы, кешегә тамак туклыгы гына җитми бит, бигрәк тә бездә яшәүчеләргә.

Маһикамал әбигә җавап хатларын кем яза соң? Тукай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Рафис кызы Шириева. Каян вакыт таба димим, теләсәң табарга була, теләге булганг а куаныйк.

Бу йортта тумас борын өйсез калган Мансур исемле егет өчен дә җылы почмак бар. Чирле булып дөньяга килгән баланы әнисе дәүләт карамагына калдырып китә. Онытмый ул аны, тиешле акчаны гел күчереп тора. Бәндәләр күтәрә алмаган йөкләр дә була шул, гаеп итмик.

Кадрия ханым безне монда гаеп итәргә алып килмәде, гыйбрәт алыр өчен кердек без картлар йортына. Маршрутны дәвам итәр өчен автобусларга кереп утыргач, гадәттәгечә, юлны уен-көлке белән дәвам итмәдек. Автобуска безгә ияреп картлар йорты исе дә керде. Ул исне без онытырга тиеш түгел.

Чыбылдык тегә беләсезме?

Бу өч көн эчендә кул эше белән кызыксынулар өчен шактый кызыклы остаханәләр оештырылган иде. Иң беренче чиратта, аларның борынгыдан калып һәм көнкүрештә бүгенге көнгә хәтле кирәкләрен югалтмаганнарына тукталыйк. Ул да булса бәбәй көткәндә тегелә торганнары. Бүген бәбәйгә кирәкне сатып алырга да була, әмма ситсы кисәкләреннән бәбәй күлмәгедер, башлыгы, мендәре тышы тегеп утыру карынында бала йөртүченең күңелен тынычландыра, яратып, аның өчен үз кулың белән киемнәр тегү көтеп алуны җиңеләйтә. Ә аларны гомерең буе саклап тору, оныкларыңа, менә, бу синең әниең яки әтиеңнең бәбәй чагындагы киемнәре дип әйтү ни тора?! Үземдә, мәсәлән, иремнең, инде бабай булса да, бәбәй тудыру йортыннан алып чыкканда төргән юрган тышы саклана.

Остаханәләр вакытында үзем өчен иң кызыклысы дип бишек чыбылдыгы тегүне әйтер идем. Мәсәлән, аның ничек киселәсен белми идем.

– Мин дә белми идем, авылыбызда гомере буе бәбәй бүләгенә чыбылдык тегеп алып баручы Фәхерниса әби өйрәтте, – диде Әлдермеш мәдәнит йорты директоры Эльмира ханым Фәхретдинова, кисү өчен ситса кисәген җәеп салып. – Клинлап кисәсе икән аны, алты клин булса иркен-җайлы була.

Бу өч көн эчендә остаханәләр үткәрү мәдәният йортлары директорлары өстенә йөкләнгән иде бугай. Түбәтәй тегү остасы Айгөл Габдрахманова Яңа Бистә мәдәният йорты директоры булып чыкты. Ул шулай ук агач әрҗә бизәп тә күрсәтте. Балта остасы бабаларыбызның эш әйберләрен йөртә торган агач әрҗәсе бүгенге интерьер бизәлүдә үз урынын тапты. Лапаста минем бабайның мондый саплы тартмасы бар иде, үзе күрмәгәндә шуны актарып утырырга ярата идем. Дөрес, ул зуррак та, авыррак та иде, әмма Айгөл кулындагысы Харрас бабамны искә алырга сәбәп булды.

Мунчала чыгаруны исә беренче күрүем иде. Авылның элекке һөнәрен безгә күрсәтү өчен Боерган авылында юкә кабыгын алдан ук суга салып куйганнар.

– Май аенда салынса әйбәт була, өч айлап тоткач мунчала чыгару өчен җитешә, – дип сөйләде Боерган авылы җирлеге башлыгы Зарифҗан әфәнде Камильянов. – Әти мунчаланы алгач башка җирләргә алып барып сата иде, Казахстаннарга хәтле барганын хәтерлим.

Әмма бу авылда чабата үрмәгәннәр.

Җанымнар авылы

Чабата үрмәгән авыл буламыни? Булган ул, исеме Чебенле, тик авыл бүген үзе юк инде. Узган гасырда Кама су саклагычы төзегән вакытта авылны, су астында кала дип, күчерәләр. Ул бөтенләй үк су асты калмаган, әмма авыл җиренә килеп җиткән. Бүген Чебенле кешеләре элекке авылларын сагынып ел да аны искә алу көне үткәрә, истәлек ташы да куйганнар.

Авылны күчергәннәр дип әйтү генә җайлы. Йортың белән күчеп тә утырырсың, яңа җиргә ияләшеп тора да башларсың, әдәм, эше һәм ризыгы булса, кайда да яши, әмма зиратны бульдозер белән кубарып күчерүне әле дә елый-елый сөйлиләр.

– Шул вакытларда, бер ир-атның, туктатып,җан ачысы белән, төннәр буе йоклый алмыйм, ыңгырашкан тавышлар ишетелә күк, дип сөйләгәне булды, – дип искә алды ветеран укытучы Гөлфия ханым Әһлиева. – Яңарак каберләрне казып күчерделәр. Иң фаҗигалесе укучы бала каберен ачу булды. Гел бишкә генә укыган бала сукыр эчәгесенә оперция ясагач тернәкләнеп китә алмады.

Кискән җирен, кычыта дип, каршыган да булган. Каберен ачкач, эченнән скальпель чыккан..

Чебенле кешеләре, авылларын, сагынып, Җанымнар авылы дип атый. Юкка чыккан авылларның һәрберсенең үз тарихы. Шул тарихны язып калдырган кеше булса, алар бәхетледер. Чебенле тарихын шул авыл чыгышлы танылган табиб, тарихчы Азат әфәнде Хаҗиев язып калдырган.

Чара барган чакта өйлә вакыты җитте. Авыл картлары, аларга ияреп, безнең арадагы яулыклы ханымнар намазга басты. Без тындык. Шул вакыт яр буендагы бер зур гына төркем кош урыныннан купты да, без басып торган күчкән Чебенле, үзләре әйтмешли, Җанымнар авылының тип-тигез булып калган җире өстеннән тып-тын гына кат-кат әйләнеп әйләнеп очты да, кире утырды.

Без тарихта эзлебез!

Чебенле җиренә без юкка гына килмәдек. Әлеге авылда татар халкының мәңгелек горурлыгы һәм йөрәк ярасы булган мәгърифәтче, мөгәллимә, Мөхлисә Бубыйның әнисе Бәдрелбанәт абыстай туган. Аны монда бөтен татар дөньясына акыл бирердәй милләт анасы дип зурлыйлар.

Быел туганына 150 яшь дип алдынгы фикер ияләре тарафыннан дәрәҗәләнә торган Мөхлисә Бубый (1869-1937) Россиядә шәригать хөкемдары дәрәҗәсенә ирешкән беренче хатын-кыз. Ул элекке Вятка губернасы Сарапул өязенең Иж-Бубый авылында дөньга килә.Алдынгы фикерле татар гаиләсендә тәрбияләнгән Мөхлисә туганнары ярдәмендә кыз балалар өчен мәктәп ача, 1908 елда туган авылында кызлар мәдрәсәсе эшли башлый. 1914 елда Троицк шәһәрендә хатын-кыз укытучылар семинариясенә нигез сала. 1917 елның сентябрендә Мәскәүдә узган Беренче мөселман корылтаенда Үзәк диния нәзарәтенең казые итеп сайлана. Мөселман хатын-кызлары хокуклары өчен көрәшкән, татар милләтен алдынгы итеп күрергә теләгән һәм моның өчен бар булганны эшләгән Мөхлисә Бубый 1937 елда кулга алына, җәзаларга дучар була һәм атып үтерелә.

Мәктәптә татар телен ана теле буларак укымаган балалар бу турыда белерме? Безнең буынга чын тарихыбыз әле яңа ачыла бара, тарихыбыз битләре ачылып та бетмичә кире ябылмасмы?

Элекке Чебенле авылы җирендә якты киләчәкне кыю адымнар белән якынайтырга омтылган халкыбыз кызы Мөхлисәнед әнисе Бәдрелбанәт абыстайга истәлек тактасы ачтык.

– Алга таба истәлек тактасы авыл китапханәсендә сакланачак, – диде Боерган (Чебенле) китапханәчәсе Флүзә ханым Сәлимова.

Безнең белән өч көн буена Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Дания ханым Нуруллина булды. Дания ханым татар театры тарихына сәхнәдә Мөхлисә Бубый образын гәүдәләндергән актриса буларак язылган шәхес. Безгә ул спектакльдән Мөхлисә монологын укыды. Тетрәндерерлек итеп. Без тарихта эзлебез!

Кайчандыр театр уйнауны беренче тапкыр күргән татар аны үз итә. Совет чорында сәхнәсендә спектакль куелмаган татар авылы булдымы икән? Бүген театр уйнау янә тернәкләнеп килә. Моңа дәлил Ркаил Зөйдулла пьессасы буенча куелган “Ул үлеп яратты” спектакле булды. Без студентлардыр дип уйлаган яшь артистлар өлкән класс укучылары булып чыкты. Труппа җитәкчесенә афәрин!

Кеше гомерендә бер генә

Боерган авылы мәдәният йортында безнебиек-биек итеп өйгән дистәләгән чәкчәкләр белән каршы алдылар. Бу районда чәкчәк пешерү буенча бәйге үткәрелә икән. Тик мин аның җиңүчесе ничек билгеләнгәнен аңламыйм.

Чәкчәк ул бары тик бик тәмле генә була ала ич! Җиңүче сайлау серен район башлыгы бераз ачты.

Беренче урынны иң өлкән яшьтәге катнашучыга биргәннәр, чөнки ул, оныгым мин пешергән чәкчәкне укырга кергәндә Мәскәүгә алып барган иде, тәки кереп кайтты дигән.

Мәдәният йортында исә искитмәле күргәзмә көтә иде. Кайсы экспонат янында туктарга белмәссең, әмма чигү остасы Хания ханым Гараева әйберләре күз явын үзенә тартты. Янында оныгы Гүзәл, ул озын толымнарына әбисе ясаган чулпыларын таккан.

– Бөтен Россиядән һәм хәтта чит илләрдән дә “ак калфак”лылар киләсен белгәч, бик дулкынландым. Чулпыларны бер төн эчендә ясадым, оныгыма әйтәм, мондый кунакларны каршы алу мөмкинлеге кеше гомерендә бер генә була, дим.

Хания ханым чигү белән егерме елдан артык шөгыльләнә.Чаллы шәһәренең сәнгать мәктәбендә директор урынбасары булып эшләгән, чигү дәресләре алып барган. Чигү эшен җиренә җиткереп эшләргә өйрәнү өчен, югары педагогик белем өстенә сәнгати графика буенча махсус белем дә алган Уннан артык шәхси күргәзмәләре оештырылган, чигүле әйберләре белән алты тапкыр Мәскәү Сабантуена чакырылган. Хания Татарстан Республикасы рәссамнар союзы әгъзасы.

Татар бизәкле чигү дигәндә без күбрәк авыл өйләрен бизәгән мендәр тышлары, сөлгеләрне, кулъяулыкларны күз алдына китерәбез. Бүген алай итеп өй бизәү юк инде, һичшиксез, аларны югалтырга ярамый, ә менә өй эчендә татар бизәген заманча итеп кулану өчен мин Хания Гараева кебек кул эше осталары әйберләрен тотар идем.

Үгезнең үзен күрмәдек, жәл.

Тукай районы Чаллы шәһәрен уратып алган сиксәннән артык авылдан тора. Зур шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итү авыл хуҗалыгына йөкләнгән. Монда без алдынгы технологияләр кулланып алып барыла торган крестьян-фермер хуҗалыкларында булдык.

Булдык, күрдек, шаккаттык. Горурлык хисләре туды. Бахчисарай авылында Равил Лотфулла улы Миннехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгы 2012 елда оешкан. Ул бик зур, без аның бар җирен йөреп тә чыга алмадык. Монда таналар 29 литр сөт бирә. Венгриядән кайтартылган нәселле, әмма алар инде безнең климат шартларына һәм башка яктан яраклаштырылганнар. Бик күпләп тавык, сарык, куян асрыйлар. Атлар тоталар, шуларның 13 спорт атлары. Яхшы нәсел үгезе бар диделәр, әмма күрә алмадык. Бер ханым, әй, безнең колхоз көтүендә дә бик зур үгез бар дигән иде, сездәге үгез белән чагыштыра торган түгел ул дип җавап кайтардылар. Үзең күрми торып аның зурлыгын күз алдына да китерә торган түгел икән! Шушы зур хуҗалыкта беткәнче 55 кеше эшли, көненә өч ашаталар, килеп эшләүчеләргә бар уңайлыклары булган тулай торак.

Иске Җирекле авылында безне Минталип Исмәгыйль улы Миннеханов гаиләсе көтеп тора иде. Алар Чаллы шәһәрен яшелчә белән тәэмин итә. Июль уртасы гына булуга карамастан, аларның басуында кишер дә, чөгендер дә, бәрәңге дә инде тиешле зурлыкта җитешкән иде. Кибетләргә чыкканчы яшелчәләр туфрактан чистартыла, юыла. Бу эшләр барсы автоматлаштырылган.

Әлбәттә, яз җиргә бары тик ышанычлы, күп уңыш бирә торган орлыклар гына утыртыла. Бу зур уңыш алуның беренче шарты булса, икенче шарты – аларны үстерүдә югары технологияләр куллану. Көчле берне ега, белемле меңне егар диләр бит, бу нәкъ шул очрак.

Аңламаган сабыр итә

Тукай районы буенча өч көн йөргәндә күргәннәрнең барсын да сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Язмамда, үз фикеремнән чыгып, аерым бер мөһим моментларга тукталам. Шуларның берсе Новотроицк авылында яңа мәдәният йорты ачканда Чебенледә безгә үзе уха пешереп ашаткан район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның сүз башы булды. Ачу тантанасына мәдәният хезмәткәрләре матур итеп әзерләнгән, русчада, татарча да чыгыш ясыйлар. Фаил әфәнде исә, ипләп кенә, бүген татарча сөйләшәбез дип, туктатты.

– Аңламаган кешеләр сабыр итә, – диде ул, үпкәләр урын калдырмый һәм татар телендә сөйли башлады. Озак вакыт данлыклы Актаныш районы башлыгы булган, ике ел элек кенә Тукай районы җитәкләргә куелган Фаил әфәнде ни өчен “Ак калфак”лыларны өч көнгә чакырганлыгын аңлатты. Район Татарстанда алдынгылар рәтендә булып, киләчәктә үсеш мөмкинлеге тагын да күбрәк булса да, аның исеме әллә ни яңгырамый.

– Җырчы Айдар Галимовны чыгыш ясарга чакырган идем, кайда соң ул Тукай районы дигәне үткә тиде, – диде ул.

Без менә килдек, күрдек һәм Тукай районы турында Айдар Галимовның белмәве безнең дә үткә тиде. Күренекле шәхесләргә бай җирләр булу өстенә, чыннан да,республикада иң зур үсеш көтелә торган икәнлегенә дә инандык. Шәхесләр дигәннән, безнең атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров районның Яңа Бүләк авылында туган, милләтебез горурлыгы булган һәм башка, һәм башка затлы затларның туган җире бу.

Съезд карарлары буенча

Пленар утырыш барышында район башлыгы, үзенә сүз бирелгәч, калфаклы ханымнар утырган залга тирән мәгънәле караш ташлады да, риза калып, болай диде:

– Районның һәр авылында “Ак калфак” оешмасы булачак, бу эшне социаль
мәсъәләләр буенча урынбасарыма тапшырам. Фаил Мисбахович, тел мәсъәләсенә тукталып, Татарстан Президенты каршында без татарча чыгыш ясыйбыз, бу бик зур сөенеч, диде. Күп милләтле илдә яшәп, үз туган телеңне, гореф-гадәтләреңне саклап калырга омтылу табигый. Бу һәр милләт өчен уртак ватаныбыз Россиягә тамырларыбыз белән берегүнең иң мөһим шартыдыр.

Пленар утырышта катнашкан Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхәразиев сүзен быел Казанда үткән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды резолюциясен искә алып башлады. – Безнең барлык эш шул резолюциягә нигезләнеп башкарылырга тиеш. Анда милләт үсеше өчен бик мөһим булган унсигез пункт, берсен дә аерып алып булмый, барсы бергә гамәлгә кергәндә генә көчле без, – дип аның сүзләрен бар татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова куәтләде.

Кендек әби

Без тарихи хәтерне югалтмаганда гына бердәм һәм көчле. Нәрә соң ул тарихи хәтер? Халкыбыз өчен иң аянычлы вакыйгаларны онытмаумы? Әйе, гыйбрәт өчен. Әмма көндәлектә тарихи хәтер ул башкачарак, артык пафослы түгел, әмма безне милләт буларак ныгытып тотуда мөһимлеге ягыннан калышмый. Мисал өчен Чебенле авылы урынында булган бер хәлне сөйләп китәм. Австралия делегациясе составында Лилия Ансаф кызы Сәмигуллина бар иде. Ул инде шактыйдан читтә яши, әмма туган иленә һәрвакыт сагынып кайта. Бу юлы бик нык дулкынланып та дияр идем, чәнки әбисе Чебенле авылы тумышлы икән. Чебенлеләр шулай ук “Ак калфак”лыларны бик дулкынланып көтәләр, чит илдән дә кешеләр булачак дию кызыксыну тудыра һәм җаваплылык өсти.

Чит илдән дигәннәре исә авылдашлары Кәрәмнең оныгы безнең Лилия булып чыкты. Кәрәм бабайның әнисе, 106 яшькә хәтле яшәгән Мәлихә апа авылда кендек әби булган. Җитмеш ике яшьлек Гөлсәрия ханым Гәрәева, Лилия янына килеп, зур хөрмәт белән, мин синең әбиеңне белә идем, диде. – Әни ипи пешергәндә, һәрвакыт, монсы кендек әбиегезгә дип, аерым кечкенәрәк ипи пешерер иде дә, бар, илтеп бир дип, мине Мәлихә әбигә җибәрер иде. Авылда аны шулай итеп зурладылар, – дип сөйләп китте. Тарихи хәтер ул авылның кендек әбиләрен дә онытмау. Чебенледәге кебек, кендек әбиләрнең нәселен дә олылау. Гореф-гадәт ул менә шулай бөртекләп барлана. Ә сез үз авылыгыздагы кендек әбиләрен беләсезме? Сезнең авылда кендек әбиләренә нинди хөрмәт булган?

Җитәкче булса шундый булсын!

“Ак калфак”ның өч көнлек утырышы тәмам. Безнең белән өч көн буена бар юл михнәтләрен күреп сиксән биш яшендәге язучы, публицист, күренекле җәмәгать эшлеклесе, “Ак калфак” оештыруның башында торучылардан булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат әфәнде Әмирханов та йөрде. Өч көнлек күчмә утырыш эшен югары бәяләп, ул аны форум дип атады. Форум, чыннан да, бик яхшы үтте. Тукай районы тарафыннан әзерлек тә бик көчле иде. Игътибарга лаек бер деталь: без өч төркемгә бүленеп эшләдек, шул төркемнәрнең берсе белән район башлыгы хатыны Эльмира ханым үзе йөрде. Без, әлбәттә, аның Фаил Мисбахович җәмәгате икәнлеген белмәдек, соңыннан гына ачыкланды ул. Оештыру эшләренә Фаил әфәнденең башка туганнары да ярдәм итте. Баянда өздерепләр уйнаган халыкара конкурслар лауреаты, баян буенча Бөтендөнья чемпионаты кубогын яулаган Илдар Салахов аның туганы баласы булып чыкты. Илдар күчмә утырышка Мәскәүдән махсус кайткан.

Фаил Камаевның безнең өчен үзе уха пешерүе дә чын. Ул уха безгә дә җитте, Чебенле халкы да сыйланды. Тагын кайда кайсы район башлыгының йөз илле хатын-кыз өчен өчен үзе уха пешергәне бар? Җитәкче булсаң шундый бул. Халкың арасында йөр, аның белән бергә утырып аша, ашат, сүзләренә колак сал, гозерләрен ишет, шул чагында эшләрең уң, йөзең ак булыр.

Шәмсия Хәлимова
“Дуслык” газетасы
Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*