enrutat
Баш бит / Турецкий хоры Казанда «Туган тел»не һәм «Ай былбылым»ны җырлады
Турецкий хоры Казанда «Туган тел»не һәм «Ай былбылым»ны җырлады

Турецкий хоры Казанда «Туган тел»не һәм «Ай былбылым»ны җырлады

Сайлаулар көне уңаеннан оештырылган «Мин тавыш бирдем» концерты «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән төгәлләнде. Җырны Казан кунаклары Турецкий хоры белән Салават башкарды.

Турецкий хоры Казанда «Туган тел» һәм «Ай былбылым» җырларын башкарды. «Ай былбылым»ны чакырылган артистлар Татарстан җыелма хоры белән берлектә җырлады.

Ә «Туган тел» башкарылганда сәхнәдә Рөстәм Миңнеханов бар иде. Ул Татарстан халкына гражданлык позициясе өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Программа салют белән төгәлләнде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*