tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тузмый торган бүләк”
“Тузмый торган бүләк”

“Тузмый торган бүләк”

11 октябрьдә,  көндезге сәгать икедә, Габдулла Тукай әдәби музеенда мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәйдә Аппакованың “Тузмый торган бүләк” исемле китабын тәкъдим итү  чарасы була.

Габдулла Тукай әдәби музее урнашкан йорт XIX гасыр ахырында атаклы сәүдәгәр Аппаков заказы белән төзелгән һәм аларның шәхси милке булып торган.  Исхак Мусинович Аппаковның олы улы Ибраһим бердәнбер кызын генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамилгә кияүгә биргәндә, кызына бирнә итеп әлеге йортны бүләк итә. Шунлыктан Г.Тукай әдәби музее урнашкан бу йортны икенче төрле Шамил йорты дип тә йөртәләр.

Габдулла Тукай

Сәйдә Аппакова – Аппаковларның нәселен дәвам итүче Ренад Аппаковның тормыш иптәше. Сәйдә абыстай – Казан мәктәпләрендә диннәр тарихын, гарәп телен укытуны башлап җибәргән мөгаллимә, дин сабаклары бирүнең уку-укыту программасын, методикасын булдыручы, танылган вәгазьче. Аның тәкъдим ителәчәк әлеге китабына радио-телевидениедә, газета-журналларда, очрашу-чараларда ясаган чыгышлары, нәсыйхәтләре, “Дәү әни дәресләре” тупланган.

Сәйдә абыстай – музейның даими кунагы, музей тормышында актив катнашучыларның берсе. Ул Аппаковларның бинокль, фотосурәтләр, сөрмә савыты, чәй чынаяклары кебек шәхси әйберләрен Тукай әдәби музеена бүләк итте.

Кичәдә танылган дин, тарих, әдәбият галимнәре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашыр дип көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*