tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы язылуга 50 ел тулды
Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы язылуга 50 ел тулды

Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы язылуга 50 ел тулды

9 октябрьдә Казанның Габдулла Тукай музеенда классик язучы Гариф Ахуновның иң танылган әсәре «Хәзинә» романына багышланган кичә узды. Ул Татар әдәбияты музее мөдире Альбина Әбсәләмова тырышлыгы белән оешкан «Татар язучылары балалары» клубы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде.

«Хәзинә» романы узган гасырның 50-60 нчы еллардагы Татарстан нефтьчеләре тормышын тасвирлый. Билгеле булганча, быел Татарстанда кара алтын — нефть ятмалары табылуга 70 ел тула. Сүз — шушы ике вакыйганы бәйләп алып барылды.

Гариф Ахунов 50 нче еллар ахырында бер төркем татар язучылары белән Әлмәткә күченеп килә, биредә алар Татарстан язучылар берлеге бүлеген төзиләр, бу яклар өчен яңа бер тормыш — нефть чыгару җәелә башлавын, моның кешеләр язмышын ничек үзгәртүен күзәтәләр, әсәрләрендә тасвирлыйлар. Шул еллардан Әлмәттәге олпат язучыларыбыз бар татар халкында танылу алды. Гариф Ахунов, Рафаил Төхфәтуллин, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемнәре генә ни тора!

«Хәзинә» романына килгәндә, аның язмышы бик бәхетле. Укучылар аны яратып кабул итәләр. Бүгенге көндә китап 17 мәртәбә басылган, гомуми тиражы 6 миллионнан артып киткән, ул дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителгән, роман зур экраннарга нәфис фильм буларак та чыкты.

«Хәзинә» романы, Әлмәттәге Татарстан язучылар берлеге бүлеге тарихы, язучы Гариф Ахунов турында истәлекләр белән кызы Наилә Ахунова, Рафаил Төхфәтуллин улы Рөстәм, шагыйрь Наил Касыймов, Гариф Ахуновның тормыш иптәше Шаһидә Максудованың туганы Марсель әфәнде чыгыш ясадылар. Кичәгә килүчеләр арасында Казанның Гариф Ахунов исемен йөртүче урамында урнашкан 35 санлы гимназиядән 8 сыйныф укучылары да бар иде. Мәктәп хезмәткәре Эльвира Минеева сүзләренчә, мәктәпләрендә укучыларга татар әдәбиятына, гомумән мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар. Бигрәк тә Гариф Ахуновның иҗатына игътибар бирелә — балалар мәктәпләре урнашкан урамның нинди исем йөртүен яхшы белеп үсәргә тиешләр дип ассызыклады Эльвира ханым.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*