tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова «Хакасия кубогы» ярышларында бронза медаль яулады
Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова «Хакасия кубогы» ярышларында бронза медаль яулады

Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова «Хакасия кубогы» ярышларында бронза медаль яулады

Бүген, 2 декабрь көнне, « Вершина Тёи» бистәсендә чаңгы ярышлары буенча «Хакасия кубогы» кысаларында дүртенче ярыш узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан чаңгычылары 4 медаль яулады. Татарстан җыелма командасы капитаны Артем Николаев ирекле стильдә 15 километр арага узышта алтын медаль яулады. Шул ук ярышта Андрей Ларьков өченче урынны алды.

Артем Николаев шулай ук классик стильдә 15 километрга узышта өченче урын алды. Денис Филимонов ирекле ярышта беренче булды. Классик стильдә 10 километрга узышта Алия Иксанова бронза медаль яулады.

 tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*