tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган XXX Бөтенроссия самбо ярышлары узачак
Казанда Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган XXX Бөтенроссия самбо ярышлары узачак

Казанда Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган XXX Бөтенроссия самбо ярышлары узачак

5нче декабрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда халыкара класслы спорт мастеры .

Ярышларда катнашуга Россиянең 21 төбәгеннән 11дән 16 яшькә кадәрге 500 егет һәм кыз гариза биргән. Татарстанны Казаннан, Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Чистайдан һәм республиканың башка шәһәрләреннән 19 команда спортчылары тәкъдим итәчәк.

Ачылу тантанасы 5нче декабрь 10.00 сәгатьтә булачак. Финал очрашулары, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 17.00 сәгатькә планлаштырылган.

Ярышлар, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, барлык куркынычсызлык чараларын исәпкә алып, тамашачыларсыз узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*