tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында беренче Яңа ел бәйрәме узды
Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында беренче Яңа ел бәйрәме узды

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында беренче Яңа ел бәйрәме узды

2014 нче елда Түбән Кама елъязмасына Халыклар дуслыгы йорты ачылу турында юллар өстәлде. Тантаналы вакыйга әле сентябрьдә генә узса да, мәдәният учагы гөрләп тора, этник оешмалар һәрдаим чаралар үткәрү белән мәшгуль. Ә инде Яңа ел бәйрәменә әзерләнү үзенә бер дулкынландыргыч чара булып истә калачак, чөнки репетицияләр үзешчән артистларны таныштырды, дуслаштырды. Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге исеменнән «Ак калфак» активисты Нурзия ханым Мирхазова (сүз уңаеннан, беренчеләрдән булып “ ТР ның атказанган укытучысы”исеменә лаек булган өлкән тәрбияче ) 39 нчы балалар бакчасыннан нәни курайчылар чыгышын оештыруга алынды. Атна дәвамында кулына кадерләп курай тоткан ун татар баласы музыка белгече Фәридә Миннибаева җитәкчелегендә шәһәрнең яңа микрорайоныннан Дуслык йортына юл тотты. Шулай, “Салават күпере”ансамбле җитди чыгышка зур әзерлек узды ул көннәрдә.

24 нче декабрьдә бәйрәм чарасы Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин чыгышы белән башланып китте. “ Кадерле дуслар, сезнең белән бүген беренче тапкыр бу яңа бинада шундый күркәм бәйрәмдә очрашабыз. Мәдәниятебезне, халыклар традицияләрен, милләтара дуслыкны саклау буенча эшчәнлегегезне зур ихтирам белән күзәтәм. Сезнең эшегез күпмилләтле калабыз өчен гаять әһәмиятле. Быел Халыклар дуслыгы йорты ачылу үзара дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытуга китерсен,”- дигән бәйрәм котлауларына өстәп, коллективка зур самавыр һәм чәй сервизы бүләк итте.

Бәйрәм концертында һәр милләт Яңа ел каршылау традицияләре белән таныштырды. Немец халкында Яңа ел алдыннан чыршы ылысларын шәмнәр белән бизәү адвент йоласы бар икән. Рус җәмгыятенең “Забавушка”ансамбле якынлашып килүче Раштуа бәйрәмнәренә чакырды. Керәшеннәрдә исә бу көннәрдән “святка”лар китә. Ә төрки халыклар кыш айларында ук Нәүрүзгә әзерләнә башлый. Дәртле таҗик, әзербайҗан биюләрен, ”Сердәш” ансамбле кызлары татар җыры белән дәвам итте. Әй, куандылар да инде 39 нчы балалар бакчасы курайчылары үзләренә аталган алкышларга! Башкортлар җәмгыяте җитәкчесе дә курай уйнап чыкты, аңа “Башкорт чибәрләре” биючеләре кушылып китте. Музыкаль чыгышлар, бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды бу бәйрәмдә. “Алда-Әдәбият елы! Теләге Кыш бабайның : “Укысыннар бар балалар китапларын Тукайның. Әрмән, таҗик, украинмы, рус баласы-өйрәнсен “Туган тел”нең татарчадан бар телгә тәрҗемәсен!”-дигән сүзләр белән татар балалары Кыш бабайдан сәлам җиткергән арада бәйрәм түренә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитте.

Нәкъ бәйрәм алдыннан гына әрмән халкы оешмасы теркәлү үткән иде. Бу көнне Әрмән җәмгыятендә Өй туе булганга, хөрмәтле кунаклар яңа кабинет белән танышып чыктылар.

Бар ун җәмгыять тә бәйрәм табынына күчтәнәч алып килгән. Берсеннән-берсе тәмле, татлы, күркәм милли ризыклар өстәле артында хакимият башлыгы милли оешмалар җитәкчеләренең яңалыкларын тыңлады һәм үз теләкләрен җиткерде. Яңа ел котлы булсын, имин килсен, Дуслык йортыбыз алга таба да гөрләп торсын!

Әлфия Хафизова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*