tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада “Татар кызы-2019” бәйгесенең зона этабы узды
Түбән Камада  “Татар кызы-2019” бәйгесенең зона этабы узды

Түбән Камада “Татар кызы-2019” бәйгесенең зона этабы узды

11 апрель Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында “Татар кызы-2019” бәйгесенең икенче зона этабы шаулап узды. “Татар кызы” исеме өчен 14 муниципаль район һәм шәһәрдән 17 кыз ярышты.  Катнашучылар сәхнәдә үзләре турында сөйләп, иҗади чыгыш барышында театр куелышы осталыгын шулай ук җыр һәм биюгә унганлыкларын күрсәтте.

Актаныш кызы Габдрахманова Регина, Алабуга кызы Сайфуллина Руфия шулай ук Яңа Чишмә кызы Галимова Адилә Татарстан финалында катнашуга лаек булдылар.

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Р.М.Ганиев ярдәмендә оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*