tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татарлары актив рәвештә онлайн чаралар үткәрә
Түбән Новгород өлкәсе татарлары актив рәвештә онлайн чаралар үткәрә

Түбән Новгород өлкәсе татарлары актив рәвештә онлайн чаралар үткәрә

Бөтен дөньяга килгән зәхмәт клублар эшенә зур үзгәрешләр кертте, күп чаралар уздырылмый калды. Тик шулай да тик торып булмый, бүтән формада эшләүгә күчеп, онлайн чаралар уздырабыз, аларны социаль челтәрләр аша авылдашларга таратабыз.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Түбән Новгород өлкәсенең Яндавишча авылы уртасында урнашкан һәйкәл янында барлык саклык чараларын үтәп, котлаулар тараттык, шигырьләр, җырлар бүләк иттек.

Җәен Кызыл Октябрь районында онлайн-сабантуй уздырылды һәм Яндавишча мәдәният йорты анда да актив катнашты. Көрәшчеләребез турында күп материаллар, фотолар җыйдык. 1990 елларда безнең авылда да сабантуйлар уздырыла иде, шуларның фотоларын тупладык. Соңгы елларда балалар сабантуе да уздырыла килде, аны Мәскәүдә яшәүче яшьләребез оештыра иде. Барысының да фотоларын җыеп, район мәдәният йортына тапшырдык, алар район көрәшчеләре турында ролик эшләделәр.

Шулай ук җыр яратучыларыбыз “Моңлы көй” дигән конкурста катнаштылар. Зифа Халилуллина, Алсу Нәбиуллина, Йолдыз Батдалова матур җырлары белән сөендерделәр. Кечкенәдән бирле сабантуй сәхнәләрендә һинд биюен Динара Кутдусова (Мустафина) башкара иде. Элекке елларда һинд кинолары бик популяр, халык аларны көтеп ала, шыгрым тулы заллар була иде. Динараның һинд көе ишетелгәч, халык сәхнә тирәсенә җыела иде. Ул 6 яшеннән үк бу биюне башкарып, популярлык яулады, бию костюмы да бик ямьле, сары төстә, бәлкем, кемнәрнеңдер исендә дә. Онлайн сабантуйга ул татар халык биюен тәкъдим итте. Сабантуйга котлаулар да җибәрдек – мәктәп җитәкчесе Илүсә Измайлова, администрациядән Рамилә Сафина, Гөлсинә Бәдретдинова, медицина хезмәткәрләре Наилә Зәйнетдинова һәм Алсу Нәбиуллина, кибет хуҗасы Гөлсинә Үмәрова сүз һәм җыр белән үзләренең котлауларын яңгыраттылар. “Бәлеш фест” дигән чарада шулай ук актив катнаштык. Зифа Халилуллина, Әлфия Абдуллина, Ирадә Хөсәенова, Нурсәнә Насретдинова, Фәрит Салахетдинов татар халык ашлары өчпочмак, бәлеш, катлама, бөккән, карын бәлеше пешереп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Онлайн сабантуе турында Мәдәният йорты зур фильм эшләде, теләге булган кеше аны “ВКонтакте” социаль челтәрендә карый ала.

Балалар арасында чәчәк рәсеме конкурсы оештырдык. Иң актив катнашучылар өч бертуган – Динияр, Аделина, Самир Мусиннар, Диляра Сөләйманова, Ильвира Махмутова, Ләйлә Әхмәтҗанова, Илназ Махмутов булды.

1 октябрьдә билгеләнә торган Өлкәннәр көнен үткән елларда зурлап уздыра идек. Быел саклану чаралары белән Хәсән хәзрәт һәм Айшә абыстай Фәхретдиновларны өйләренә барып тәбрикләдек. Яндавишчада яңа мәчет төзетүдә Хәсән хәзрәтнең өлеше бик зур булды. Ул гомере буе дин юлында хезмәт итте, эчтәлекле вәгазьләре белән халыкка ислам динен аңлатты.

“Засветись” дигән акциягә кушылып, балалар арасында рәсем конкурсы, балалар бакчасында сөйләшү уздырдык, караңгыда ялтырый торган эмблемалар тараттык.

29 октябрьдә, Комсомол оешмасының туган көнендә вотсап аша авылдашларны бәйрәм белән тәбрик иттек. Укытучылар арасында “Комсомол в моём сердце” дигән викторина уздырдык, комсомолга багышланган “Орлёнок”, “Там, в дали, за рекой”, “Мой адрес – Советский Союз”, “Не расстанусь с комсомолом – буду вечно молодым” дигән җырлар башкардык. Өлкә “Ак калфак” оешмасы игълан иткән “Сабантуй” һәм башка конкурсларда балалар актив катнаша, рәсемнәр ясыйлар. Планда – ноябрь аеның соңгы ял көнендә Әниләр бәйрәмен уздыру.

Аллаһыдан шушы йогышлы авыруның бетүен сорыйк. Барчабызга саулык, тынычлык, гаилә бәхете, Аллаһының кушканнарын үтәп, кушмаганнарыннан тыелып, хәләл ризык белән тукланып яшәргә насыйп булсын.

Надирә СӘЙФЕТДИНОВА, Яндавишча клубы мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*