tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендәге «Нур аль-Ильм» уку йортында чыгарылыш кичәсе
Түбән Новгород өлкәсендәге «Нур аль-Ильм» уку йортында чыгарылыш кичәсе

Түбән Новгород өлкәсендәге «Нур аль-Ильм» уку йортында чыгарылыш кичәсе

Күптән түгел безнең “Нур аль-Ильм” дини уку йортында дүртенче курс укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. Шәкертләребез барысы да дүрт еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын уңай билгеләргә тапшырдылар һәм аттестация карары нигезендә аларга махсус таныклыклар тапшырылды.
Дүртенче курсның “А” төркеменнән тугыз укучы: Җәвдәт Зарипов (Уразавыл), Алсу Закирова (Зур Рбишча), Наргизә Ивличева (Мәдәнә), Гүзәл Мифтяхетдинова, Гөлнара Мәсәлимова, Нурия Мифтяхетдинова (Карга), Нурия Садекова (Пашат), Зөһрә Хөсәинова һәм Равил Шакиров (Куйсуы) уку йортын бишле билгеләренә генә тәмамлады.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, быел дини мәктәпне төрле яшьтәге укучылар тәмамлады – иң яшенә унсигез булса, иң олысына – 73 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, Куйсуыннан Рәйсә ханым Балекова яхшы нәтиҗәләргә иреште.
“Дини уку йортын тәмамлап, таныклык алуга ирешү – бер яктан сөенечле вакыйга, шул ук вакытта исә, бик моңсу да”, – ди шәкертләрем, шуңа да аларның күбесе укуларын дәвам итәргә планлаштыра, Аллаһы бирсә.

Бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.а.с) әйтә: “Гыйлем алучы кеше өчен барлык мәхлукат, хәтта судагы балыклар да дога кылыр, ул кешене зикер итәр. Гыйлем алудан туктадың икән, барча мәхлукат сине зикер кылудан туктый кебек”. Шуңа күрә дә шәкертләремнең гомер азагына кадәр бик тә файдалы, мавыктыргыч һәм нурлы гыйлем юлыннан һич тә читләшмәүләрен, гыйлем алуны беркайчан да туктатмауларын теләр идем. Аллаһы Тәгалә аларга дини уку йортында алган гыйлемнәре белән гамәл кылырга һәм алга таба тагын да зуррак максатлар куярга насыйп әйләсен. Гыйлемнең башы ул – Аллаһны тану, ә гыйлемнең ахыры – һәрбер хәлне Аллаһка кайтару.

Шәкертләребезгә өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров белән Түбән Новгородның “Махинур” мәдрәсәсе мөдире Рафек хәзрәт Тимербаев та үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Аларның ихластан җылы сүзләрен, кайнар теләкләрен ишеткәч, күпләрнең күзләре яшьләнде. Шушы җылы атмосферада алар мәдрәсәдән аерылу белән бәйле булган моң-сагышлы хисләрне чагылдыручы уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

Дини уку йортын тәмамлаган, дини белем үзләштергән кеше тормышта башкаларга үрнәк булырга тиеш. Сезгә карап кешеләр күңелендә ислам динебез турында уңай фикерләр генә тусын, алган гыйлемнәрегез дәфтәр-конспектларыгызда түгел, ә калебләрегездә саклансын. Шул гыйлем белән гамәл кылырга, аңа нигезләнеп яшәргә кирәклеген онытмагыз.

Дамир хәзрәт КАЮМОВ
“Нур аль-Ильм” дини уку йорты мөгаллиме

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*