enrutat
Баш бит / Түбән Новгород өлкәсенең Семочки мәктәбе заманча атлый
Түбән Новгород өлкәсенең Семочки мәктәбе заманча атлый

Түбән Новгород өлкәсенең Семочки мәктәбе заманча атлый

Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре яңа уку елына аяк басты. 2020-2021 уку елында “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Аңа кергән 10 федераль проект  арасында иң мөһиме — “Цифрлы белем бирү мохите” проекты (“Цифровая образовательная среда”, кыскартып әйткәндә ЦОС).

Хөкүмәт карары нигезендә, агымдагы елның 1 сентябреннән Россиянең 14 регионында, шул исәптән Түбән Новгород өлкәсендә дә әлеге проектны тормышка ашыру буенча эксперимент башланды һәм белем бирү оешмаларына бу максатка 79,8 млрд сум акча юнәлдерелде. Коронавирус пандемиясе һәм читтән торып укуга күчү мәктәп проблемаларын яктыртты, аларга заманча җиһазлар һәм яңа технологияләр белән эшләү күнекмәләре кирәклеген исбатлады.

Кызыл Октябрь районы Садек Абельханов исемендәге Семочки төп гомуми белем бирү мәктәбе сайлап алу конкурсында җиңеп, әлеге федераль проектта катнашу хокукын яулады һәм Белем көнендә “Цифрлы белем бирү мохите”нең  максатчан моделен булдыру кысаларында биредә яңартылган ике кабинет тантаналы рәвештә ишекләрен ачты.

Үткән атна без Семочки мәктәбе директоры Әлфия Сюняева белән күрешеп, бу хакта әңгәмә кордык, юл уңаеннан башка сорауларга да җавап алдык һәм әлеге әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

-Әлфия Алиевна, иң элек Сезне яңа уку елы башлану белән котларга рөхсәт итегез. Быелгы ел яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен, барыгызга да сәламәтлек, түземлелек, имин тормыш телибез! 2019-2020 уку елының дүртенче чиреге дистанцион уку белән тарихка кереп калачак. Сездә бу җаваплы чор ничек узды? Шул турыда берәр сүз әйтсәгез иде.

-Яңалыклар кабул итү, сынаулар аша үтү заманында яшибез. Әйе, көтелмәгән коронавирус чире һәр нәрсәгә үзенең төзәтмәләрен кертте. Пандемия вакытында без “Мобиль электрон белем бирү” (МЭО) онлайн-платформасын сатып алдык, ул безнең өчен яңалык булды, шулай да бер атна эчендә үзебез дә, укучылар да аның белән эш итәргә өйрәндек. Әлеге платформаны кулланып, укуны тиешле дәрәҗәдә оештырдык, аның төрле мөмкинлекләреннән файдаланып, дәресләрне, мәсәлән, конференция форматында да уздырдык. Шулай ук Дневник.ру платформасы белән дә эш алып бардык, кирәге чыкканда укучылар белән WhatsApp аша элемтә тоттык.

-Яңа уку елы нинди үзгәрешләр белән башланды?

-Быелгы ел, әлбәттә, үзенчәлекле. Белем көнендә тантаналы линейка мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен генә булды. Беренче класска 9 бала керде (Семочки – 3, Яндавишча – 6) Ә барлыгы мәктәптә, филиалны да кертеп, 109 укучы белем алачак, шул исәптә төрле яшьтәге 18 бала ике мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнәчәк. Безнең мәктәпкә Пашаттан 8, ә филиалыбыз булган Яндавишча белем бирү учреждениесенә Өчкүл белән Каргадан 18 укучы йөреп укый.

 

-Роспотребнадзор таләпләре мәктәптә ничек үтәлә?

-Безнең өчен балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге беренче планда, шуңа күрә белем бирү оешмаларына куела торган барлык нормаларны һәм таләпләрне үтибез: мәктәпкә кергәндә кул югыч урнаштырдык һәм кулларны дезинфекцияләү өчен терсәк дозаторлары, күчереп йөретү һәм кешеләр янында эшләү мөмкинлеге булган 14 рециркулятор (һәр мәктәпкә класслар саны буенча 7шәр), контактсыз термометрлар сатып алдык,  техник хезмәткәрләр битлек һәм перчаткалар кия. Класс бүлмәләренең кайвакытта юылуы, укучыларның мәктәпкә килү, ашау, тәнәфестә саф һавага чыгу графиклары аерым төзелгән. Өлкән сыйныф укучылары мәктәпкә 7 сәгать 30 минутка килеп җитәргә, башлангыч звено 8 тулуга биредә булырга тиеш. 1-4 сыйныф укучылары өчен түләүсез иртәнге кайнар аш каралган, алар өчен озайтылган көн төркеме (ГПД) эшли.

-Әлфия Алиевна, әле “Цифрлы белем бирү мохите”нә күчик. Нәрсә соң ул?

-“Цифрлы белем бирү мохите” — белем бирү процессында катнашучыларны — укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм мәктәп администрациясен берләштергән бердәм мәгълүмати система. Ул үз эченә белем бирү ресурсларын, технологик чараларны, коммуникацион җайланмаларны, педагогик технологияләр системасын ала. Мәктәбебездә ЦОСның барлыкка килүе безнең өчен зур шатлык. Конкурста катнашуга әле узган елның январь аенда заявка биргән идек. Кызганычка,  ул вакытта узмадык. Быел кабат документлар тапшырып,  хыялыбызның чынга ашуына ирештек. Әлеге проект кысаларында математика һәм информатика кабинетлары тулаем яңартылды, оптик-җепселле элемтә булдырылды, ул мәктәпне югары тизлекле интернет белән тәэмин итәчәк (авыл җирендә кимендә 50 Мб/с).  Ремонтка җирле бюджеттан 385 меңнән артык акча тотылды, ә мебель субвенция исәбенә алынды (шкафлар 15 сентябрьгә кадәр килеп җитәргә тиеш). Шулай ук мәктәпкә составында ике интерактив комплекс, укучылар өчен 30, администрация өчен – 8, укытучы өчен 2 ноутбук һәм 2 күп функцияле (принтер, сканер, ксерокс) җайланма булган компьютер техникасы китерелде.  Бу җиһазларның гомуми суммасы 2,5 млн сум тәшкил итте. Интерактив комплексның мөмкинлекләре бик зур: ул Wi-Fi, чыбыклы интернет аша да эшли, аны телевизор буларак файдаланырга, гади такта кебек аңа махсус ручка белән дә язып була. Цифрлы ресурсларны дәреснең теләсә нинди этабында кулланырга була, тик СанПин нормалары буенча, укучыларның күзләренә зыян булмасын дип, 20 минут кына рөхсәт ителә.

-Белгәнебезчә, үткән уку елында төбәгебез мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәкләре ачылды. ЦОС һәм әлеге үзәкләрнең бер-берсеннән аермасы бармы?

-Әйе. “Үсеш ноктасы”на 1,5 млн сум акча бүлеп бирелгән булса һәм ул технология, информатика, ОБЖ фәннәрен укыту ысулларын камилләштерүгә исәпләнсә, ЦОСка, әйткәнемчә, 2,5 млн сум каралган һәм аны, математика белән информатикадан гайре, барлык фәннәрне укытуда да кулланып була. Моның өчен махсус лицензияле программалар кирәк һәм алар якын киләчәктә булдырылачак.

-Яңартылган кабинетлар нинди классларга исәпләнгән?

-Уку расписаниесе һәрбер сыйныф укучылары шөгыльләнә алырлык итеп төзелгән. Башлангыч класс укучылары бирегә ГПД вакытында керә, ОБЖ, информатика һәм 8 классның физика дәресләре дә монда уза. Коронавирус йоктыру куркынычы узып, яңадан кабинет системасына күчкәч, математика дәресләре дә үз кабинетында узар дип өметләнәбез.

-Педколлектив яңа системаны ничек үзләштерә?

-Хәзерге вакытта мәктәп администрациясе “Белем бирү оешмасының цифрлы трансформациясе” модуле буенча РАНХиГС базасында дистанцион курслар уза. Соңрак, октябрь аенда, НИРО базасында барлык коллектив өчен шулай ук дистанцион укулар оештыру теләгебез бар.

Хәтерләсәгез, 2011 елда  федераль дәүләт мәгариф стандартлары кертелә башлады, без ул вакытта ФГОСның, портфолионың, универсаль уку гамәлләренең (УУД) нәрсә икәнен башта аңламасак, 9 ел эчендә аларны тулаем өйрәндек. Шулай ук бүген ЦОС та безнең өчен яңалык, без аны хәзергә саклык белән генә куллансак, курслар үткәч тирәнтен эшли башларбыз дип ышанам.

-Киләчәккә планнарыгыз, теләкләрегез?

-Ата-аналар инициативасы белән СанПин нормаларын бозмыйча барлык сыйныфларны биш көнлек укуга күчерү ниятебез үткән елда ук бар иде. Бүген менә шуны тормышка ашыру өчен документлар әзерлибез. Әлбәттә, иң зур теләгем – мәктәпкә капиталь ремонт ясау. Материаль-техник базабыз бүгенгә яхшы. Менә үзегез күрәсез, тәрәзәләрне пластикка алыштыру тулы куәт белән бара. Аларның саны бездә 99, шуларның сигезе генә алыштырылган иде, хәзер инде барысы да пластик булачак. Бу эш “Түбән Новгород өлкәсе белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау » дәүләт программасы кысаларында Уразавыл урта мәктәбе бинасын ремонтлауда экономияләнгән акча хисабына башкарыла.

-Әлфия Алиевна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

                            Кадрия СӘМИУЛЛИНА 

«Туган як» газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*