enrutat
Баш бит / Түбәтәй кидереп кенә көрәшне зур дәрәҗәгә күтәреп булырмы?..
Түбәтәй кидереп кенә көрәшне зур дәрәҗәгә күтәреп булырмы?..

Түбәтәй кидереп кенә көрәшне зур дәрәҗәгә күтәреп булырмы?..

Көрәш буенча дөнья чемпионаты гадәти булмаган шартларда узды быел. Шуңа күрә аны ошатучылар да, күңелгә якын итмәүчеләр дә табылды. Ләкин татарча көрәшнең беренче булып дөнья чемпионаты уздырырга алынуы – бөтенләй үк начар фал түгелдер.

Хәбәр иткәнебезчә, татарча көрәш буенча дөнья чемпионаты узачагы турындагы хәбәр күпләр өчен – тренерлар өчен дә, көрәшчеләрнең үзләре өчен дә көтелмәгән булып чыкты. Шулай да узды. Татарстан көрәшчеләреннән торган Россия җыелма командасы бу бәйгедә абсолют беренче урынны яулады. Әйе, Россия җыелмасы өчен Татарстанның төрле районнарында чыгыш ясаган һәм ясаучы башка төбәк вәкилләре дә көрәште, шунлыктан әлеге ярышны Татарстан җиңүе дип атарга җөрьәт иттем дә. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки татарча көрәштә барыбер татар һәм башкорт барыбер беренче урыннарны алып тора.

Кемнедер гаепләргә дә, күккә чөеп мактарга да кирәк дип санамыйм. Бу очракта үзем Башкортстан көрәшчесе Артур Зөлкәрнәев фикере белән килешәм:

— Минем өчен бу дөнья чемпионаты, башкалары белән чагыштырганда, иң җиңеле булды. Көрәштә дә, билбаулы көрәштә дә шактый көрәшергә туры килде. Көрәштә икенче тапкыр дөнья чемпионатында катнаштым. Әйткәнемчә, иң җиңеле булды. Ләкин беребез дә гаепле түгел бит: дөньяда пандемия хакимлек итә. Кайсыдыр дәүләтләр әле дә ябык, кайсылары ачылып кына килә дигәндәй… Яшерен-батырын түгел, студентлар да булды. Ләкин бу бик кирәкле чемпионат булды. Без – барыбыз да шөгыльләнәбез, көрәшәсебез килә дигәндәй… Россия чемпионатын җиңгәч, дөнья чемпионатында катнашасы килә. Узмаса, менә ул чакта бөтенләй үкенечкә калыр иде иде. Ә оештырылышы ягыннан – әйбәт, сүзем юк. Бөтен җирдә бөтен ярышларны уздырмый калырга тырышканда, безнең федерациядәгеләр, оештыручылар, куркып-нитеп тормыйча, җаваплылыкны үз өсләренә алып дөнья чемпионатын уздырган икән – бу мактауга лаек.

Әйе, призовойлар булмады. Әйбәттән түгел, ләкин булмады – булмады инде. Ничек язган – шулай. Бирсәләр – әйбәт булыр иде, бирмәгәч тә әллә үпкәләмим. Иң мөһиме, безнең үзебез өчен дә бар бит әле. Быелгы нәтиҗәләр киләсе елга эшебездә зур роль уйнаячак. Быел бит Муса Җәлил турниры гына узган иде әле. Дөнья чемпионаты узмаган булса, без хезмәт хакысыз да кала иде әле. Менә әле генә капка төбенә килеп туктадым, призовой турында уйлаганым юк, әмма дөнья чемпионы булып өйгә керәчәгем — бу инде зур вакыйга.

Көрәшче егетләребез арасында дөнья чемпионатларын оту буенча Ренас Кәлимуллин – рекордсменнарның берсе.

— Барысын да санасаң, 8 тапкыр оттым. Татарча көрәш буенча 3 тапкыр. Бу елны андый халыкара ярышлар булмас инде дип кайгырган идек. Бер 10 көн кала, Равил Гарифуллович Хәйруллин (Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры, Россия җыелма командасы җитәкчесе – Р.С.) дөнья чемпионаты турында сөенечле хәбәр җиткерде. Ярышлар бик матур узды.  Безнең егетләр, һәрвакыттагыча, бик матур көрәш күрсәттеләр. Миңгәрдә сыман масштаблы үтмәсә дә, көрәш яратучылар җыелган иде. Финаллар да матур урында узды, бик күп кунаклар килгән иде. Үзем егетләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйм, тренерларга, Россия җыелма командасы җитәкчеләренә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Икенче тапкыр дөнья чемпионатларында катнашучы Илмир Төхвәтуллин да дөнья чемпионатына эләгүенә, дөресрәге, көрәшә алуына шатлануын яшерми:

— Быел шушы пандемия аркасында көрәшләр булмас дип тә уйлаган идем, җитмәсә, коронавирусның икенче агымы турында да сөйлиләр. Дөнья чемпионаты була дип бер атна калганда гына әйттеләр, шуңа башта ышанмадым да, шаярталардыр дип уйладым. Әйе, быел бераз “скромныйрак” булды. Ләкин ул барыбер узды, шунысына сөенергә кирәк. 2019 елда мин дөнья чемпионатына, җәрәхәтле булуым сәбәпле, бара алмаган идем. Бирегә эләктем, шөкер, җиңү яуларга да насыйп булды.

Ә менә татар көрәшчеләре арасында иң титуллы, иң авторитетлы көрәшчеләрнең берсе Раил Нургалиев – шулай ук 5 тапкыр билбалуы көрәш буенча, 3 тапкыр татарча көрәш буенча дөнья чемпионы – аерым проблемаларны да күтәрде (аның моңа хакы да бардыр).
— 10 көрәшче булса да, 100 көрәшче булса да, дөнья чемпионаты – дөнья чемпионаты инде ул. Монда эләгү өчен бик күп тир түгәргә туры килгәнен бәлки кайберәүләр аңлап та бетермидер. Әлбәттә, призовойлар юк иде. Дөнья чемпионнарына тиешле әҗере дә булырга тиештер. Түбәтәй кидереп кенә көрәшне зур дәрәҗәгә күтәреп булмастыр. Курку юк иде, ни әйтсәң дә, без – профессиональ көрәшчеләр, һәрвакыт формада булырга тиеш. Үземнең 7 кг. артык авырлыгым бар иде, ләкин кирәк булгач, аны гына төшерү проблема түгел. Без һәрвакыт көрәшергә әзер.

Муса Галләмов та дөнья чемпионатына эләгүенә шатлыгын яшерми:

— Узган сезонда күп кенә ярышларны откач, дөнья чемпионатыннан башка калам дип борчылган идем. Шуңа монда эләгүем белән бәхетлемен. Хәтта призовойлар бирмәүләре дә аның кадәр үкенечле түгел инде хәзер. Ни генә дисәләр дә, дөнья чемпионатында башка илләрдән килгән көрәшчеләр арасында да матур гына бил алышучы егетләр бар иде. Минем дә финалдагы көндәшем хәлиткеч очрашуга бик җиңел генә килеп җитте кебек, әмма мин аны берничә секунд эчендә аркасына салдым. Искәндәр Мортазинның көндәше шактый оста икәнен күрә алдык. Классик көрәштәге матур гына егетләр бар иде. Көндәшлек бөтенләй булмады дигән фикер белән килешмим.

Әйе, көрәш буенча дөнья чемпионаты уздырылышына төрле фикерләр белдерергә була. Ләкин шунысын да онытмыйк: пандемия шартларында, халыкара дәрәҗәдәге барлык спорт төрләре буенча да халыкара ярышлар узмаган бер мәлдә татарча көрәшнең беренче булып зур бәйге уздырырга алынуы – бөтенләү үк начар фал түгел, минемчә…

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*