enrutat
Баш бит / “Түгәрәк уен”: динендә, мәнендә, көендә…
“Түгәрәк уен”: динендә, мәнендә, көендә…

“Түгәрәк уен”: динендә, мәнендә, көендә…

Татарлар арасында шактый абруй казанган “Түгәрәк уен” фестивале быел Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы биләмәсендә узачак. 27-30 июль көннәрендә Спасс раонында чын бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк.

Районда төзелгән һәм төзекләндерелгән яңа клубларда фольклор фестивале уңаеннан концерт-тамашалар, мастер-класслар да оештырылачак. Дүрт көн дәвамында 33 чара оештырылыр дип көтелә.
— Фестивалебез быел очраклы рәвештә генә Болгар тыюлыгында узмый. Болгар җиренә барып кайту күңел тынычландыру кебек бит ул. Безнең этник төркемнәребез шактый күп. Узган ел да Болгарга сәяхәт уздырыгыз әле, дип сораган иделәр. Былтыр “Түгәрәк уен”да 1 мең кеше катнашкан иде. Ул кадәр кешене Болгарга алып бару финанс ягыннан мөмкин булмады. Ә менә быел фольклор фестивалебезне Болгарда үткәрергә ният кылдык. Безнең теләгебез — ислам дине бәйрәме, Рамазан кысаларында үткәрү иде. Һәм без шул кысаларның ике көнен алабыз. Бүгенге көндә ислам диненең татар халкына хас, шушы җирдә формалашкан традицияләре бар. “Түгәрәк уен”ның беренче көне Рамазан аеның соңгы көненә туры килә. Ә проект кунаклары, фестивальдә катнашучылар арасында ураза тотучылар да шактый. Аларны хөрмәтләп, ифтар (авыз ачу) мәҗлесе оештырыла. Биредә, әлбәттә инде, яшь буынны дини йолаларыбыз белән таныштыру да каралган, — дип сөйләде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесеФәнзилә Җәүһәрова.
Татарның аутентик фольклорын пропагандалаучы проектта катнашырга теләк белдерүчеләр шактый күп. Оештыручылар 2-3 мең кеше дә җыяр идек, дип белдерә. Ләкин һәр казанның чамасы бар дигән кебек, финанс мөмкинлекләр 550 кешегә генә исәпләнгән (фестивальнең бюджеты 2 миллион 800 мең сум).
Россия күләмендә оештырыла торган чарада балалар коллективлары да катнаша. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 8 яшь булса, иң өлкән артистка Нурия Садыйковага — 86 яшь. Нурия Садыйкова Мордовиядән киләчәк. Мөхтәрәм яшьтә булуына да карамастан, җыр-биюләргә мөккибән, үз белгәннәрен яшьләргә тапшырырга әзер торучылардан ул.
— Фольклор фестивалендә башлыча, мәктәп укытучылары, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр катнаша. Димәк, әлеге 550 катнашучы үз төбәкләренә кайткач, тагы шул кадәр кешегә фестивальдә күргәннәрне бәйнә-бәйнә сөйли, күрсәтә, Болгар җиренең сихри көче хакында бәян итәчәк, дигән сүз. “Фестивальнең авазы бик еракларга ишетелә торган аваз. Монда инде без географик чакырымнарны һәм халкыбызның күңел киңлеген күз алдында тотабыз. Чишмә башларыбыз чиста булсын, — ди Фәнзилә ханым Җәүһәрова.
Фестивальдә барлык чаралар да татар телендә узачак. Россия күләмендә уза торган фестиваль татарның борынгы фольклорына нисбәтләнә. Ул татар иҗади фольклор төркемнәрен үз тирәсенә туплаучы үзәк булып тора. Максаты да татар халкының күптөрле мәдәни мирасы белән таныштыру, аны саклау. Проект таләбе буенча, төбәкләрдән килгән коллективлар, солистлар фәкать җирле сөйләмдә чыгыш ясарга тиеш. Диалектларның саклануы беренче шартлардан санала. Себер татары яисә Нижгар мишәрләре үзләренчә сөйләшмәсә, ул фольклор була алмый инде. Фольклорның кыйммәте дә һәр төркем үзенчә чыгыш ясауда, дип саный фестиваль җитәкчеләре.

“Түгәрәк уен”га Россиянең 17 төбәгеннән киләчәкләр. Шулай ук Татарстанның ун районыннан катнашачаклар. Фестивальнең репертуары ел саен алышынып тора. Ата-бабаларыбыз җырлаган җырларының, биегән биюләренең дә һәрвакыт төрлеләрен тәкъдим итәләр.

Фестиваль барышында 8 номинация — «Иң яхшы җырлаучы», «Иң яхшы җырчы төркем», «Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәт башкаручы», «Традицион музыкаль уен коралларында иң яшхы башкаручы һәм төркем», «Иң яхшы фольклор-этно төркем», «Иң яхшы фольклор-хореографик төркем», «Иң яхшы фольклор-этник балалар төркеме» (10 яшьтән 14 яшькәчә), «Лауреатлар арасында иң яхшы фольклор-этнографик төркем» буенча конкурс оештырыла. Конкурсантларның сәләтен абруйлы сәнгатькәрләр бәялиячәк.
Проект барышында Кичке уеннар оештырылачак. Татар яшьләре арасында популярлык казанган бу уенның аудио дәреслеге дә әзерләнгән. Аны фестиваль куналарына өләшәчәкләр.
Аутентик фольклор фестиваль конкурсында беренче тапкыр татар халкының балалар уеннары тупланган “Балачак уйнар чак” җыентыгында уен традицияләре белән танышырга мөмкин.
Җиденче кат оештырылучы фестиваль яңалыкларга бай булачак. Борынгы уен коралларына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, быел гөсләдә уйнаучыларны хөрмәтлиячәкләр. Россия татар түгәрәге фестиваленә “Югалып баручы халык уен коралларын торгызуга керткән өлеш” өчен дигән номинация кергән.
«Түгәрәк уен» фестивале 2008 елда Ульян өлкәсенең Искекулат районында башланып киткән иде. «Түгәрәк уен» ел саен Татарстан, Башкорстан,Удмуртия, Мари Эл, Мордовия, Чуашстан республикалары, Пермь, Омски, Ульян, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе, Сарытау, Оренбур, Самар, Свердлау, Киров, Әстерхан, Кемерово, Волгоград өлкәләреннән катнашучыларны җыя. Фольклор фестивале төрле елларда Төмән, Свердлау, Самар өлкәләрендә һәм Пермь краенда оештырылган иде. Киләсе елга фольклор проекты Чиләбе өлкәсенә күчәчәк, дигән фаразлар бар.

 Мөршидә КЫЯМОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*