tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тышы татарча, ә эче?..
Тышы татарча, ә эче?..

Тышы татарча, ә эче?..

Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин республикадагы дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча Совет утырышын үткәрде. Хөкүмәт җитәкчесе искәрткәнчә, мондый киңәшмәләр 2018 ел башыннан ай саен уздырыла. Чыгыш ясаучылар уңай үзгәрешләр бар дип хисап тотты.

Юл күрсәткечләренә – миллионнар

Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгышыннан билгеле булганча, 2019 елда кабул ителгән республика башкарма хакимияте органнарының барлык норматив актлары да ике телдә бастырылган. Бу – 1093 документ дигән сүз. 2018 елда бу күрсәткеч 94 процентны тәшкил иткән. Районнарда да үзгәрешләр бар, диде министр. “2018 елда документларның 28 проценты гына татарчага тәрҗемә ителгән булса, узган ел бу сан 86 процентка кадәр күтәрелде. 2019 елда дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына 116 меңнән артык мөрәҗәгать килде, шуларның 2 меңе  татар телендә иде. Барысына да татарча җавап бирелгән. Узган ел дәүләт һәм район хакимияте сайтларында 106 меңнән артык мәгълүмати хәбәр урнаштырылган”, – диде Рөстәм Заһидуллин.

18 районга тикшерүләр белән чыкканнар. Иң еш очрый торган кимчелекләргә килгәндә, алар – актларны вакытында урнаштырмау, текстны татарчага өлешчә генә тәрҗемә итү, йә инде баш исемен татар телендә язып, төп мәгълүматны урысча гына бирү. Министр ике телдә дә текстның төгәл булырга тиешлегенә басым ясады.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ике телнең җирдәге һәм һавадагы транспортта ни дәрәҗәдә кулланылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда 11,9 мең юл күрсәткече урнаштырылган, аның сигез меңе (67 проценты) – ике дәүләт телендә. 11,9 мең юл билгеләмәсенең 1,1 меңе – федераль, 6,9 меңе – төбәк һәм 3,7 меңе җирле юлларда урнаштырылган. Тагын биш мең юл билгеләмәсен закон таләпләренә китерергә, аларны яңарту һәм кую эшләренә 191 млн сум акча кирәк.

Ленар Сафин сүзләренчә, районнарда пассажир йөртүче транспортта татар һәм урыс телле автоинформатор урнаштырылган. Ике дәүләт телендә мәгълүмат белән җиһазландырылган транспорт инфраструктурасы да арткан. 2018 елда 52 процент булса, узган ел ул 63,5 процентны тәшкил иткән. Тел турында сөйләгәндә, министр “Аэрофлот”ның бер очкычына татар шагыйре Муса Җәлил исеме биреләчәген һәм Казан тимер юл вокзалыннан тыш, башка бер җирдә Салих Сәйдәшев маршы яңгырамавын әйтте. Гаҗәп түгел, чөнки һәркемнең үз маршы, үз моңы бар. Безгә исә үзебезнекен сакларга кирәк. Шуңа күрә Сәйдәшев маршы Татарстандагы һәр вокзалда яңгыраса да, артык булмас иде әле.

Районнардан җыелган мәгълүмат буенча, республикада ике дәүләт телендә дә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100 процентны тәшкил итә. Ел дәвамында уңай үзгәрешләр Чистай, Ютазы, Актаныш, Менделеевск кебек районнарда күзәтелгән. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев шундый мәгълүмат китерде. Тик Дәүләт торак инспекциясе үткәргән тикшерүләр кайбер җирлекләрдә таләпләрнең үтәлмәвен ачыклаган.

– Алар торак йортларда адреслы күрсәтмәләрнең ике дәүләт телендә булу-булмавын тикшерде. Актаныш, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Мөслим районнарында адреслы мәгълүмат закон таләпләренә туры килмәгән очраклар бар, – диде министр урынбасары. Районнарга тикшерү килгәнен көтеп утырмаска, мәсьәләне алданрак та хәл итәргә мөмкин булуын искә төшерделәр.

Сайтлар бар, әмма…

Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов чыгышында дәүләт порталлары, район сайтларының яңалыкларны ике телдә алып бару-бармавына тукталды. Аның сүзләренчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча хакимият органнарының 34 сайтында 26 меңнән артык яңалык татар телендә урнаштырылган. Район сайтларында исә ике телдә дә 85 меңгә якын яңалык чыккан. Тәрҗемә 99 процентны тәшкил итә. Министр урынбасары искәрткәнчә, 2018 елда бу күрсәткеч 77 процент кына булган. Иң яхшы күрсәткечләр Саба, Тәтеш, Югары Ослан, Әлки кебек районнарда очрый.

Хөкүмәт утырышында яңгыраган сүзләрдән рухланып, “ВТ” хәбәрчесе дә әлеге исемлектәге районнарның рәсми сайтына кереп карады. Чыннан да, барлык яңалыклар татарчага тәрҗемә ителгән. Әмма кайбер хәбәрләрнең урысчасы белән чагыштырганда өлешчә генә тәрҗемә ителүе күзгә ташлана. Хөкүмәт порталында исә исемлектә иң башта урнашкан биш министрлыкның сайтына игътибар иттек. Татарчага тәрҗемә итү өчен күпмедер вакыт кирәк булганны исәпкә алып, узган җомгада чыккан хәбәрләргә игътибар бирдек. Сәламәтлек саклау министрлыгында барлык хәбәрләрнең дә татарчасы бар. Әмма кайберләрендә мәгълүматның яртысы да тәрҗемә ителмәгән. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бу көнне бары бер хәбәр урнаштырылган һәм ике телдә дә тулы мәгълүмат бирелгән. Шул ук хәл Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында да күзәтелә. Хәер, ул яңалык Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгыннан алып куелган. Мәдәният министрлыгы сайтында исә узган җомгадагы яңалыкларны татар телендә язып торуны кирәк дип тапмаганнар. Урман хуҗалыгы министрлыгында бу көнне өч яңалык урнаштырылган һәм өчесе дә тәрҗемә ителгән булып чыкты. Хөкүмәт сайтында бу киңәшмә турында әле көндез үк урыс телендә пәйда булган хәбәрнең исә татарчасы газетабыз басмаханәгә тапшырылган вакытта да куелмаган иде.

Чулпан Гарифуллина 

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*