tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәүдәт Фәйзи каберенә чәчәкләр салу тантанасында композиторның җыры башкарылды

Җәүдәт Фәйзи каберенә чәчәкләр салу тантанасында композиторның җыры башкарылды

Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 ел булу уңаеннан Татар зиратында бөек композиторның каберенә чәчәкләр кую тантанасы булды. Килгән кешеләр зур ихтирам белән бөек шәхесне искә алдылар.

«Җәүдәт Фәйзи безнең көчле төркемебезнең иң күренекле җәмәгать эшлеклесе иде», — дип хөрмәтләп искә алды җырчы Эмиль Җәләлетдинов һәм бөек композитор тарафыннан иҗат ителгән «Казан арты» җырын башкарып утте.

«Үземнең нәселемдә шундый данлыклы шәхес булу белән бик горурланам, Казан шәһәренең театрлары үткән елны «Башмагым» спектаклен куюлары өчен бик шатмын», — дип белдерде композиторның туганы Диләрә Мөхәммәдьярова.
«Үзе композитор буларак, каләм тибрәтүче буларак театрлар, филармония эше өчен купме җирлек һәм материал әзерләп калдырган, шуңа күрә аның эше бәяләп бетергесез», — дип белдерде Татар дәүләт филармонисенең җитәкчесе Кадим Нуруллин.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*