enrutat
Баш бит / Тыйнак, әмма затлы кеше булып гомер итте
Тыйнак, әмма затлы кеше булып гомер итте

Тыйнак, әмма затлы кеше булып гомер итте

Саба районы Шәмәрдән авыл китапханәсенә күренекле язучыбыз, публицист, озак еллар район газетасына мөхәррирлек иткән остазыбыз Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме биреләсе кичәгә килгәч тә, халык арасында, тыныч кына, кайдадыр Тәлгат ага үзе, энҗе бөртеге кебек сүзләрен ак кәгазьгә төшерә кебек тоелды. Кызганыч, юк икән. Күңел түрендә аның турында сакланучы якты өмет шулай хыялланган.

Тормышның ләззәтен, яшәүнең мәгънәсен китапларында күргән язучы район халкына гына түгел, милләтебезгә хезмәт итте. Язган әсәрләре өчен ихластан куана белде. Һәм үзе салган якты эздән, иҗат юлыннан башкаларны да ияртә алган олуг зат ул. Бу аның хәбәрчеләр белән актив эшләвеннән дә күренә. Аларның язмаларын газетада бастырып кына калмады, газет-журналларга абүнә белән дә бүләкләде. Иҗатның кыйммәтен, сүзнең тәмен, ләззәтен тойган мөхәррир генә башкара аладыр мондый игелекне. Шул рәвешле Тәлгат Самат улы үзе эшләгән чорда күп кенә яшь хәбәрчеләрдә иҗат очкыны да кабызды. Үз эшеңә дәвамчылар әзерләү, аларны табу, халыкка таныту иҗат кешесенең иң зур гамәле.

Узган елның ноябрендә булган район Советы утырышында язучының исемен мәңгеләштерү уңаеннан, Шәмәрдән авыл китапханәсенә аның исемен бирү, иҗатына багышланган бүлек булдыру турында тәкъдим кертелгән иде. Әлеге тәкъдим депутатлар тарафыннан хупланып, 27 февральдә, 1 март – туган көне уңаеннан, аны искә алу кичәсендә гамәлгә ашырылды. Шәмәрдән авыл китапханәсенә Тәлгать Нәҗмиевның исеме бирелү очраклы түгел. Сабаның үзендә иҗат итеп яшәсә дә, аның яшьлек еллары Шәмәрдән белән дә бәйләнгән. Моннан 48 ел элек, Кукмараның Байлангар урта мәктәбенең IX сыйныфын тәмамлагач, нәкъ менә биредәге промкомбинат клубында мөдир буларак хезмәт эшчәнлеген башлаган ул. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Саба районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге автоклуб мөдире була. 1972-1975 еларда җирле радиотапшырулар алып бара. Гыйлемгә, халык күңеленең рухын баетуга балачактан, үсмер чактан ук омтылган Тәлгат ага. Балачагында сәхнә түрендә нәфис сүз белән чыгыш ясаса, студент вакытта ук, Саба җирендәге атамаларны, тарихын өйрәнә, күп кенә мәгълүматлар туплый. Саба һәм туган авылы Байлангар тарихы энциклопедиясен төзи. 1981 елда “Җиңү байрагы”, 1991 елдан “Саба таңнары” газетасы мөхәррире булып эшли.

Әдәбият – ул яшәешнең чагылышы. Тәлгат Самат улы да район халкын, аның яшәшен дөньяга таныту өчен әйтеп бетергесез зур хезмәт куйды. Утыз еллык иҗаты дәверендә барысы 50 мең данә тираж белән таралган 14 китап чыгарырга өлгерде. Үзе исән вакытта басылып чыгарга өлгермәгән әдәби хезмәтләре калды. Аның мөхәррирлегендә башка күп кенә авторларның дистәгә якын җыентыгы дөнья күрде. Аның хезмәтләрен үлчәп тә, бәяләп тә бетерү мөмкин түгел. Еллар узган саен аның иҗатының кыйммәте тагын да артачак. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та бу көнге кичәдә шул хактагы фикерләрен җиткерде:

– Аның хезмәте һәрвакыт безнең белән бергә. Язмалары белән генә түгел, тормышы, фикере белән дә үрнәк булып яшәде. Тәлгат Нәҗмиев безнең өчен бик якын булды һәм киләчәктә дә шулай булачак.

Кичәгә район җитәкчеләре, бертөркем язучылар, Тәлгат аганың якыннары, туганнары, дуслары җыелган. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Данил Салихов, “Казан утлары” журналы журналисты, шагыйрә Гөлзада Бәйрәмова, әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист Әнвәр Шәрипов, Татарстан Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлеге җитәкчесе Мөдәррис Минһаҗев, язучы Рөстәм Зарипов, Кукмара районы Байлангар

мәктәбе директоры Хәтмулла Вакказов, “Саба таңнары” газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлев язучы турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар.

2013 елда язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиевнең “Саба: елмаюлы тарих” дип исемләнгән, “Саба мәзәкләре”, “Тагын…Саба мәзәкләре”, “Тагын..тагын…Саба мәзәкләре” китапларындагы кебек шәхесләр белән кызыклы хәлләр-вакыйгалар тупланган китабы чыккан иде. Ни кызганыч, 15нче китабын автор үзе исән чагында күрә алмады. Аның биографиясе 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России” һәм 2014 елда басылган татар энциклопедиясенә кертелүе дә зур шәхес булуын тагын бер дәлилли.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Данил Салихов язучыны зурлап, исемен мәңгеләштерүгә рәхмәтен җиткерде.

– Берлектәге язучыларның аеруча да якын булган бөртеге – Тәлгат Самат улын зурлавыгызга рәхмәт. Сез аны зурласагыз, ул сезне олылап яшәде. Сабаның халкын, матурлыгын үзенең иҗатында, образлары аша милләтебезгә танытты. Аның әсәрләрендә китапларында йөгереп йөргән образларны күрәбез икән, ул – сез. Халкының уңганнарын да, шул ук вакытта, Сабада болай яшәргә ярамый дип кисәтеп, киләчәк буынга күрсәтүче дә ул, – диде Данил Салихов.

Тәлгат Самат улы кешелеклелек сыйфатлары белән дә Саба халкының һәркайсының күңелендә якты эз калдырды. Шаян тапкыр сүзләре белән һәркемнең кәефен күтәрергә тырышты. Гаиләсе, ул-кызы, килен-кияве, оныклары тәрбиясендә дә милләт өчен янып-көеп яшәде. Тормыш иптәше Лемара ханым да пар канаты үрнәгендә сабырлыгы, тырышлыгы белән бик күп хатын-кызларга үрнәк булып яши. Улы – Нияз сөт-май комбинатының директор урынбасары, хатыны – Люба балалар бакчасында методист. Кызы – Гөлназ салым инспекциясендә баш инспектор, кияве – Наил “Сабаагрохим” җәмгыятендә баш хисапчы. Оныклары – Гадел, Камил, Динар, Булат үсеп килә.

Вафатыннан соң исемен мәңгеләштерү бик сирәкләргә генә насыйп була. Тәлгат Самат улы моңа бик тә лаек. Ул тыйнак, әмма затлы кеше булып гомер итте.

Зәмирә Сәмигуллина

Фотолар: Нурхан Дәүләтов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*