enrutat
Баш бит / Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе өчен кызу эш өсте
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе өчен кызу эш өсте

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе өчен кызу эш өсте

Август ае безнең өчен — Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләре өчен — кызу эш өсте булды. Без Ижау шәһәрендәге мәктәпләрдә, 6нчы гимназиядә татар телен укытуны оештыру буенча төрле югарылыктагы җитәкчеләр белән берничә зур очрашуда катнаштык. Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Лариса Буранова, Ижау шәһәре башлыгы урынбасары Дмитрий Чистяков, Ижау шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Гвоздкова белән эшлекле сөйләшүләр эзсез калмады, бүгенге көндә туган сорауларны хәл итү юлларын билгеләргә ярдәм итте.

Тамчы таш яра

Август аенда Г.Тукай исемендәге 6нчы гимназиядә яңа уку елында татар теле сәгатьләре санының кимиячәге турындагы хәбәрне ишетеп, борчуга калдык. «Удмурт гимназиясендә хәлләр ничек, укыту-тәрбия эшләре ничек оештырылды микән?» — дигән сораулар белән Кузебай Герд исемендәге гимназиягә барып кайттык. Анда удмурт телен укыту программа буенча атнага 3 сәгать булуын, милли юнәлештә тәрбия эшләре алып бару өчен дәрестән тыш тагын дистәгә якын түгәрәкләр эшләвен күреп, шатландык та, көендек тә. Ни өчен соң 6нчы гимназиядә барысы да киресенчә? Шушы сорауга җавап эзләп, без Г.Тукай исемендәге гимназиягә юл тоттык. Гөлчәчәк Җәүдәт кызы белән барысын да уртага салып сөйләштек, уку программасын карап чыктык. Янә удмурт гимназиясенә барып, тәҗрибә уртаклашып кайтырга килештек. Берничә көн-нән без К.Герд исемендәге гимназиядә очраш­тык. Ике гимназиянең дә җитәкчеләре туган телне дәрестә өйрәнгән балаларның башка фәннәрне дә яхшы үзләштерүләрен, БДИ күрсәткечләре дә югары булуын билгеләп үттеләр. Гимназия директоры Татьяна Волкова гимназиядә балаларга туган телне, гореф-гадәтләрне өйрәтү өчен бөтен шартлар тудырылуы турында сөйләгәндә, аның үз эшен чын күңеленнән яратуын тойдым. Биредә удмурт теле атнасына 3 сәгать укытыла, дистәгә якын түгәрәктә милли юнәлештә эш алып барыла. Эшләре гөрләп барса да, алар — эз­лә­нү юлында. Татьяна Волкованың: “Казан шә­һәрендәге Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге икенче гимназиягә барып, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудыра алмассызмы?” – дигән үтенечен шатланып кабул иттек. Тиз арада әлеге гозер белән Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгына хат юлладык. Шулай ук Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов белән элемтәгә кереп, безне кабул итүләрен, удмурт халкының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе белән очрашуны оештыруын сорадык. Санаулы көннәрдә хатларыбызга уңай җавап алдык.

6нчы гимназиядә милли белем һәм тәрбия эшенең елдан-ел сүнүгә таба баруына борчылуыбыз турында уй-фикерләребезне шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Гвоздковага җиткердек. Ул, үз чиратында, кабат гимназиядә очрашырга тәкъдим итте. 14 август көнне без, Илсур Миңнемуллин, Наталья Гвоздкова, аның урынбасары Мария Пустынцева, гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова гимназиядә очрашып, андагы белем һәм тәрбия эшләренең куелышы турында сөйләштек. Нәтиҗәдә, Гөлчәчәк Җәүдәт кызы яңа уку елында татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны атнага ике сәгать булачак дип ышандырды. Без балалар белән милли юнәлештә дәрестән тыш эшчәнлекнең дә канәгатьләнерлек булмавын белдердек. Дөрес, биредә “Асылъяр” ан­самбле (җитәкчеләре Лариса Гайнетдинова, Сергей Тепин бар. Бик зур рәхмәт аларга!). Шулай ук милли көрәш түгәрәге эшли. Ләкин 700гә якын бала белем ала торган уку йорты өчен бу гына аз. Яңа уку елында, моннан тыш, белгечләр булган очракта, хореография, театр, яшь журналист, вокал буенча түгәрәкләр оештырырга да каршы булмавын белдерде директор. Әгәр сүзләр чынга ашса, гимназия тормышы җанланып китәр, дип уйлыйбыз. Ә без, милли оешмалар, белгечләр белән ярдәм итәргә ышандырдык.

Шунысы шатландыра: шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Гвоздкова Татьяна Волкованың, Гөлчәчәк Әхмәтованың һәм минем тәҗрибә уртаклашу, өйрәнеп кайту максаты белән Казан шәһәренең 2нче гимназиясенә барырга җыенуыбызны белгәч, бу эшлекле сәфәргә барырга машина табуны үзе хәл итте, ә аның урынбасары Мария Пустынцева бик теләп безгә кушылды.

Икенче гимназия – икенче дөнья

Казан шәһәренең 2нче гимназиясе 1990 елда ачылган. Гимназия канаты астында 120 балага исәпләнгән балалар бакчасы эшли. Аны тәмамлаган балаларның барысы да гимназиягә укырга керәләр. Биредә барлык фәннәр татарча укытыла. Өч музей бүлмәсе бар. Гимназия директоры Камәрия ханым әйтүенчә, анда дәресләр уза, мәдәниятебезне үстерү, тарихыбызны барлау өстендә бик күп кенә эшләр башкарыла. Гимназия — Казан федераль университетының терәк белем бирү урыны.

Университетның укытучылары анда килеп укыталар, студентлар практика үтәләр. Безне каршы алган укытучыларның барсының да яшь, күпчелегенең егетләр булуына (соңрак белеш­тем: 10 яшь егет төрле фәннәрне укыта икән) игътибар иттем. Алардан көч-энергия, белем ташып тора. Әлбәттә, мондый укытучылар булган уку йортына балаларның да теләп йөрүенә, ата-аналарның балаларын бирегә теләп яздыруына шик юк. Гимназия заманча җиһазландырылган – бөтен нәрсә компью­тер­лаштырылган. Шул ук вакытта анда балаларда белем алуга кызыксыну уятучы элекке алымнар да сакланган. Бинаның һәр катындагы холларда компьютерлардан, зур мониторлардан тыш, китап киштәләре тора. “Бу китапларны укучылар бармы? Алар тик ятмыйлармы?” – дигән соравыма: “Бу — иң җанлы ял итү урыны. Китапларны укучылар үзләре өй­лә­реннән алып киләләр, даими алыштырып торалар. Монда төрле телдәге китаплар бар. Әледән-әле акцияләр уздырып торабыз”, — диде Камәрия ханым. Мине гаҗәпләндергәне биредә ел саен матбугатка язылу айлыгы уздырылу булды. Камәрия ханым сөйләвенчә, бу айлыкта укучылар ел саен 1 миллион – 1 миллион 200 сумлык татар телендә нәшер ителүче газета-журналларга язылалар икән.

Миңа ошаган тагын бер проект – инде 25 елдан артык уздырылып килә торган “Халык җырлары” фестивале. Бер караганда, бернинди авырлыгы юк, матди чыгымнар да таләп итми бу фестивальне уздыру. Ә күпме рухи байлык бирә ул биредә укучыларга?! Ел саен уку елы башында һәр класс бер халык җырын сайлый, ай дәвамында сүзләрен ятлыйлар, җырларга өйрәнәләр. Октябрь аенда һәр класс танылган шәхесләр катнашындагы жюри каршында чыгыш ясый. Һәм һәр ел саен шулай кабатлана. Мәктәпне тәмамлаганда һәр бала 11 җырны белә дигән сүз бит бу! Менә шулай гади генә алымнар белән балалар күңелендә мәдәнияткә дә, әдәбиятка да мәхәббәт, кызыксыну уятуларына сокландым. Биредәге барлык алымнар, белем-тәрбия бирү эшенең куелышы турында бер язмада гына сөйләп бетерерлек түгел. Боларның нигезендә ару-талуны белмәүче милли җанлы директор Камәрия Зиннур кызының тырыш хезмәте, үҗәтлеге ята. Ул шушы көннәрдә генә, олы яшьтә булуы сәбәпле, лаеклы ялга китүе турында да әйтте. Шулай булуга карамастан, безне кабул итү өчен махсус эшкә чыккан. Әлеге очрашуны оештыруга ярдәм иткән өчен аңа, Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгына, аеруча Гөлия Мусинага рәхмәтләребез чиксез. Без гимназиянең яңа җитәкчесенә шушы салынган юлдан тайпылмыйча атлавын, булганнарны югалтмыйча саклавын теләп саубуллаштык.

Дуслык – зур байлык

Чираттагы очрашуыбыз Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында иде. Безне директор урынбасары Наталья Мясникова белән Татарстандагы удмуртларның милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Марина Иванова каршы алдылар. Халыклар дуслыгы йорты белән танышканнан соң, очрашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Удмуртларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов “Мудорвай” конкурсы турында сөйләде. Милли гореф-гадәтләрне сак­лау эшенә халыкның үзен дә җәлеп иткәндә күпкә нәтиҗәлерәк булуы турында фикерләрен җиткерде. Марина Иванова рус, удмурт, татар телләрендә рәхәтләнеп, чис­та итеп сөйләшә. Ул Татарстанда удмуртлар күп яши торган районнарда 25 мәктәптә удмурт теле өйрәнелүе, алар белән тыгыз элемтәдә торулары турында сөйләде. Үзе Халыклар дуслыгы йортында күпфункцияле якшәмбе мәктәбендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә дәресләр алып бара икән. Наталья Мясникова быел Удмуртия Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә тормышка ашырылган, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган

“Халык каһарманнары – ил каһарманнары” дигән проектка тукталып китте. Татьяна Волкова әлеге проектның иң элек Кузебай Герд исемендәге гимназия кысаларында барлыкка килүен, аннан соң Удмуртия Халыклар дуслыгы йортында аны күтәреп алып, милләтара проектка әверелүен билгеләп үтте. Ул проектның быел республика чикләреннән үтеп, анда Казан мәктәпләре укучыларының катнашуына сөенүен әйтеп, Халыклар дус­лыгы йортына рәхмәтен белдерде. Җанлы сөйләшүләр, тәҗрибә уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте. Татар халкына хас булганча кунакчыллык күрсәтеп, безне шулай җылы кабул итүләре өчен Ирек Шәриповка, Наталья Мясниковага, Марина Ивановага, Андрей Герасимовка зур рәхмәт. Бу көнне очрашулардан алган уңай тәэсирләр, бай тәҗрибә сәфәрдә катнашучыларга ел буена җитәрлек дәрт һәм дәрман өстәде.

Рәмзия Габбасова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*