tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә «Татар кызы-2020» исеме өчен көрәштеләр
Удмуртиядә «Татар кызы-2020» исеме өчен көрәштеләр

Удмуртиядә «Татар кызы-2020» исеме өчен көрәштеләр

2 августта Ижауда «Теремок» гаилә кафесы-паркы сәхнәсендә «Татар кызы-2020» конкурсының күптән көтелгән финалы узды. Бәйгедә 8 кыз һәм беренче тапкыр «Нәни асылташ» конкурсында 5 нәни кызчык катнашты. Кызлар гореф-гадәтләрне, туган телне, мәдәниятне белүдә көч сынаштылар.

Пандемия быел дөньяның астын-өскә китерде. Ул «Татар кызы» конкурсын да читләтеп үтмәде. Оештыручылар финалны ничек кенә вакытында уздырырга тырышмасыннар, аны кичектерергә туры килде. Һәм менә, ниһаять, узган якшәмбедә без кызларның матурлыгын, осталыкларын бәяли алдык.

Чибәркәйләр иҗади номерда, калфак һәм изү тегүдә, татар телендә эссе язуда үз көчләрен сынадылар. Жюри биргән сорауларга җавап биреп, үз тапкырлыкларын күрсәттеләр. Барысы да уңганнар. Иҗади бәйгедә сәхнә күренешләре дә, җыр-бию, сәнгатьле итеп шигырь уку да булды. Быел һәр кызның татар телен яхшы белүе сөендерде.

“Беренче тапкыр уздырылган «Нәни асылташ» конкурсында катнашучы кызчыкларның да осталыгына, сәхнәдә үз-үзләрен тотуларына, иҗади номерларының кызыклы, тирән эчтәлекле булуына таң калырлык! Ә аларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләүләре, гореф-гадәтләр белән таныштырганнары, гомумән, әлеге конкурста катнашырга мөмкинлек биргәннәре өчен гаиләләренә, әти-әниләренә зур рәхмәт. «Нәни асылташ» конкурсы зур ачыш булды. Финал узгач, минем янга килеп, әлеге конкурс, анда катнашу шартлары турында сораучы әти-әниләр булды. Димәк, ул тамашачыларда кызыксыну уяткан һәм аның дәвамлы буласына шигем юк», — диде жюри әгъзасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

Көтеп алган финал бер мизгелдә үтеп китте. Җиңүче титулын кызларның һәрберсенә дә бирергә мөмкин иде. Жюрига да иң-иң булган кызларны сайлап алу авыр булгандыр. Җиңүчеләрнең исемнәрен атаганны тамашачылар да, кызлар да зур дулкынлану белән көттеләр. «Татар кызы-2020» исеменә Раилә Хөснуллина, «Нәни асылташ» титулына Диләрә Гарданова лаек булдылар! Кызларны чын күңелдән котлыйбыз! Раилә Удмуртия данын Үзбәкстанда узачак халыкара «Татар кызы-2021» конкурсында яклаячак. Аңа уңышлар теләп калабыз.

Фикерләр:

Раилә Хөснуллина, «Татар кызы-2020» конкурсында җиңүче: «Дөресен генә әйткәндә, әлегә барысына да бик ышанып бетә алмыйм. Шул ук вакытта төрле яктан котлаулар кабул иткәндә, горурлык хисе күңелемнән ташып чыга. Миңа ярдәм иткән, терәк булган әти-әниемә, дусларыма, туганнарыма, әлеге конкурсны оештыручыларга зур рәхмәтемне әйтәсе килә».

Рушана Саттарова, конкурсны оештыручы: «Быел финалга әзерлек бик авыр булды. Бер сценарий буенча эшләгән идек, ахыр чиктә барысын да үзгәртергә туры килде. 3 атна эчендә конкурсны уздыру өчен яңа урын таптык. Кызларның күбесе башка шәһәрләрдә практика уза иделәр, аларны көтәргә туры килде. Бер атна дәвамында репетицияләр уздырдык. Кызлар сынатмадылар! Аларга бик зур рәхмәт!»

Александр Варшавский, Удмуртия Республикасының Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча министры: «Әлеге проект татар кызларына милли тәрбия бирү һәм рухи үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан булдырылган. «Татар кызы» конкурсының региональ этабын оештыручыларга һәм барлык иганәчеләргә рәхмәт. Әлеге конкурс татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен үстерүдә, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыруда зур роль уйный. Бу бик матур финал булды. Җиңүчеләрне тагын бер кат чын күңелдән котлыйм.

Алинә Белова, Диләрә Гарданованың әнисе: «Һәр катнашучы да үзенчә көчле иде. Җиңүне көтмәсәк тә, күңелдә ышану бар иде. Диләрә исә һәрвакыт: «Мин җиңәчәкмен», — диде. Әлеге конкурс бик зур тәҗрибә бирде. Диләрә сәхнәдә беренче тапкыр гына чыгыш ясамый, аңа бу ошый. Оеш­тыручыларга үзебезне сынап карарга мондый мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт».

Ләйсән Арсланова, конкурста катнашучы: «Бу көн гомер буена истә калачак. Бәйге бик тиз узды. Әле кайчан гына беренче репетициягә килгән идек, ә хәзер инде безне туганнарыбыз кочаклап котлыйлар. Финалдан соң берничә сәгать тәэсирләремнән айный алмадым. Бу көнне елмаю йөземнән төшмәде. Мин әлеге конкурс­та катнашу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәтлемен».

Алия Мубаширова, конкурста катнашучы: «Шундый конкурс өчен оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки алар зур эш башкардылар. Монда һәркемнең үз роле. Аларсыз «Татар кызы» була алмас иде. Катнашкан һәр кыз үзенчәлекле. Җиңүче кызыбыз Раилә өчен мин бик шатмын, чөнки ул чиста күңелле, тырыш. Мин кызларның барысын да бик яраттым, алар белән танышкан өчен тормышка рәхмәтлемен».

Гүзәл Галиуллина, конкурста катнашучы: «Мин финал алдыннан бик нык кайгырдым, беренче чыгыш иң кыены иде. Аннары ияләштем, чыгыш ясау җиңелрәк булды. Без кызлар белән булдырдык дип саныйм. Конкурска без 9 ай әзерләндек, ә финал шулай тиз үтте, сизми дә калдым. Мин «Зыялы кыз», «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләрендә җиңүемә бик шатмын. Әти-әниемә, оештыручыларга, барлык дус­ларга һәм туганнарга рәхмәтем зур».

Рузилә Акбашева, конкурста катнашучы: «Без әлеге конкурска бар көчебезне җыеп, ныклап әзерләндек. Үз чыгышым белән канәгать, яңадан шушы хисләрне татыйсым килә. Бәлки киләчәктә тагын шундый конкурс­та катнашырмын әле. Минем белән булган, миңа ярдәм иткән якыннарыма, дус­ларыма, оештыручыларга бик зур рәхмәт!»

Резидә Галиева, катнашучының әнисе: «Шундый матур, күркәм конкурс оеш­тыручыларга рәхмәтләребезне җит­керәсебез килә! Аларга гаилә бәхете, сәла­мәтлек, зур уңышлар телибез. Кызларыбыз барысы да уңганнар, булганнар! Кызым Рузиләне якын итеп, яратып килгән дусларыбызга, туганнарыбызга аеруча рәхмәт! Без, әти-әниләр, кызларыбыз белән бергә шушы казанда кайнадык, бергә җырладык та, биедек тә, шигырьләр дә иҗат итәргә, ятларга туры килде. Матур, уңган, булган кызларыбызның яңа үрләр яулауларын телибез!»

Рафаилә Закирова: «Нәни асылташ» конкурсында кызым Ләйлә катнашты. Карантиннан соң чыгыш ясау бераз авыррак булды. Тик балалар: “Финал кайчан була инде? — дип көтеп тордылар. Әзерләнүне туктатмадык. Бергәләп тә, кызым үзе генә дә көн саен иҗади номерларын кабатлады. Мондый мөмкинлек биргәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәт».

Эльвира Хәкимова, тамашачы: «Мин конкурсны икенче ел карыйм. Бик ошый. Рес­публикабызда шундый сәләтле татар яшьләре булуына горурланып утырдым. Кызлар барысы да бик матурлар, осталар. Минем өчен барысы да җиңүгә лаек. Үзем яшь әни буларак, «Нәни асылташ» конкурсы игътибарымны җәлеп итте. Балалар татар телендә шундый оста сөйләшәләр, җырлыйлар, милли биюләр башкаралар. Без дә үз балаларыбызга шундый милли тәрбия бирергә тиеш дигән фикергә килдем».

Эльвира Хуҗина әзерләде

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*