tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә Татар мәдәнияте көннәрендә дуслар очрашты
Удмуртиядә Татар мәдәнияте көннәрендә дуслар очрашты

Удмуртиядә Татар мәдәнияте көннәрендә дуслар очрашты

Удмуртиядә татар мәдәнияте көннәре кысаларында Завьялово районы Вараксино авылында “Дуслар очрашуы” исемле чара узды.

Дәртле гармун көйләре, җыр-моң Вараксино мәдәният клубының фойесында ук яңгырап торды. Милләттәшләребез Завьялово районының төрле авылларыннан килделәр. Әлеге очрашу күпләрне яшьлек елларына алып кайтты. Дистә еллар элек районда милли тормыш гөрләп торганлыгын искә алдылар өлкәннәр. “Элек без бик сагынышып күрешә идек. Төрле чаралар уздырдык. Соңрак татар иҗтимагый үзәген оештырдык. Район хакимияте дә безгә ярдәм кулы сузды. Очрашулар күп уздырылгач, бик күңелле булды. Ә соңгы елларда милли тормыш бераз сүрелде. Шуңа да бүген бу очрашуга килеп, райондашлар белән күрешү үзе бер сөенеч”, — дип сөйләде Октябрьский поселогыннан килгән Рәхилә Тимкина.

Милли чаралар, очрашулар даими булмаса да, уздырылып тора. Инде 5 елга якын Вараксино авылы китапханәсендә “Яңарыш”ның үз ноктасы эшли. Аны китапханә мөдире Әлфия Миннәхмәтова оештырган иде. “Дуслар очрашуы”н уздыру да — аның теләге. “Максатыбыз – Завьялово районы татарларының милли рухын күтәрү, телебезне саклау, милләттәшләребезне берләштерү”, — диде ул.

Очрашуга килүчеләр милли экспонатлардан торган күргәзмә, Ижауда яшәп иҗат итүче рәссам Шамил Исламовның эшләре белән таныша алдылар. Әле концерт программасы башланганчы ук райондашлар хәл-әхвәл сорашып, туйганчы аралашырга да җитештеләр. “Мондый очрашуларны без оештыра гына башлыйбыз. Алга таба планнарыбыз зурдан”, — диде Вараксино авылында 5 елдан артык гомер итүче Наилә Садретдинова. “Яңарыш” газетасының күптәнге укучысы да икән әле ул. “Мин милли басмабыз белән беренче тапкыр Рәхилә Тимкина аркылы танышкан идем. Бик эчтәлекле газета. Атна саен көтеп алам, бер хәрефен дә калдырмый укыйм. Кызыклы язмалар турында танышларым белән дә фикер алышам, газетага язылырга өндим”, — дип өстәде.

Завьялово районында 3 меңгә якын татар яши. Биредә милли мохитне саклау, үстерү, чыннан да бик мөһим. “Районда милли мохит бераз сүрелгән икән, бу милли-мәдәни автономиянең дә бераз эшләп бетермәве дигән сүз. Чөнки без гадәттә Ижаудан еракта булган районнарга күбрәк игътибар бирәбез. Ә шәһәребезгә терәлеп үк торган Завьялово районы моңа кадәр ничектер читтәрәк калып барды, бирегә сирәк киләбез. Әлфия Миннәхмәтовадан татар мәдәнияте көннәренә чакыру алгач, бик сөенеп килдем. Без бүген Вараксино авылы халкы белән генә түгел, ә район халкы белән дә очраша, күрешә алдык. Чараны оештырган Әлфия Миннәхмәтовага бик зур рәхмәт”, — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

Бәйрәм чарасы мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Алар арасында Вараксино авылында яшәүче Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Риф Хәсәншин, Илгизәр Шакиров, Ирек Мөхәммәтҗанов (Ижау), Завьялово районыннан Рәхилә Тимкина, Вараксино мәдәният йортында шөгыльләнүче “Афәрин” ансамбле, Завьялово районы хакимияте башлыгының урынбасары Гөлнара Винер кызы, район совет депутаты Альберт Дәүләтшин Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурулла Хуҗагалиев җитәкчелегендәге “Гүзәл” ансамбле дә бар иде. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Элвира ХУҖИНА
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*