tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” театрында Яңа ел алдыннан татарча тамаша куелды
Уфа “Нур” театрында Яңа ел алдыннан татарча тамаша куелды

Уфа “Нур” театрында Яңа ел алдыннан татарча тамаша куелды

Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа ел саен балалар өчен урыс телендә тамашалар куя иде. Быел театр татар телендә әкият әзерләгән. Ул – Шапи Казыевның ( авар драматургы – ред.) “Насретдинның алтын ишәге” исемле тамаша.

Тамаша алдыннан театрның холлында Чыршы бәйрәме оештырылды. Ул урыс телендә барды. Моны чараны оештыручылар Чыршы бәйрәмнәренә йөрүче балаларның бик азларының гына туган телләрен белүе белән аңлата. Татарча әкияткә килгәндә, аны урысча тәрҗемәдә дә карап була иде. Ләкин залда утыручы балаларның берсе дә тәрҗемәне тыңлау өчен колакчын кимәгән иде.

Әкиятнең сюжеты бик гади: Хуҗаның яратып йөргән кызына хан өйләнергә була. Хуҗа ишәк акырган саен бер алтын тәңкә пәйда була дип, алдап, аны ханга сата. Ханның хезмәтчеләре Хуҗаны суга батырырга җыенганда, капчык эчендә үлемен көтеп утырган Насретдин алтын акчалары күмелгән урынны әйтә. Тегеләр алтын казырга киткән арада моның янына хан килә һәм ни өчен капчыкта утыруы белән кызыксына. Насретдин моны яшәртә торган капчык дип алдый. Хан аның урынына капчыкка кереп утыра һәм бераздан аны хезмәтчеләре суга ташлый.

Тамашадан соң узган брифингта театр җитәкчелеге, әкияттә уйнаган артистлар, журналистлар катнашты. Анда театрга яшьтән үк тамашачы әзерләү мөһимлеге әйтелде, бу әкиятнең шул юнәлештәге “беренче карлыгач” булуы билгеләнде. Татар театрында Яңа ел тамашасының, ниһаять, татар телендә куелуы ассызыкланды. Чарада катнашкан журналистлар тамашаның бик мавыктыргыч булуын, ләкин шул ук вакытта бүгенге яшь тамашачыны кызыксындырыр өчен заманча әсәрләр кирәклеген билгеләде.

Театрга яңа гына билгеләнгән җитәкче Илдар Хаҗиев киләчәктә милли драматургиягә өстенлек биреләчәген әйтеп һәр премьера алдыннан сәнгать белгечләре, журналистлар белән ябык тамашалар узачагын, аларда җентекле фикер алышу оештырылачагын ышандырды.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*