tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчасында –чыршы бәйрәме
Балалар бакчасында –чыршы бәйрәме

Балалар бакчасында –чыршы бәйрәме

Казан шәһәре Вахитов районының Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында чыршы бәйрәме узды.

Фәкать татар телендә генә оештырылган бу бәйрәм–тамашаны ата–аналар яратып караты, балаларның һәр чыгышы алкышларга күмелде. Кыш бабай белән Кар кызы оештырган уеннарда да балалар белән бергә әни–әтиләр дә ярышты. Чыршы янында матур шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр булды.

Ә инде Кыш бабайның балаларга дип әзерләгән бүләкләрен 2015 ел хуҗабикәсе Кәҗә үзенең бик текә машинасында чыршы янына китерде. Бәйрәмне тамаша итүчеләр барчасы да Кәҗәне кайнар алкышлар белән каршы алды. Кар кызы белән Кыш бабай күчтәнәчләр таратты.

Сезнең игътибарга әлеге бәйрәм–тамашадан репортаж тәкъдим итәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*